Исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, балалар хөрмәте телибез. Йөрәгеңнең киңлегенә сыйганбыз барыбыз да. Без бәхетле синдәй кеше булганга яныбызда. Ярдәм, киңәш кирәк чакта бар синең төпле сүзең. Күрше-тирә, дус-туганга елмаеп тора йөзең. Нык кеше син, борчуда да сынмыйсың, сыгылмыйсың. Язмыш сынаган чакларда абынып егылмыйсың. Биргәненә шөкер итеп, яшисең риза булып. Килсен алдагы елларың шатлык, бәхеткә тулып.