+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
31 октябрь 2018, 12:19

Фәйрүзова Вәсилә Идрис кызы

Тугай авылында яшәүче безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез – тормыш иптәшем, әниебез Фәйрүзова Вәсилә Идрис кызын 60яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал.
Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә, яшәүдән ямь табып, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, бәхетле, мул тормышта, тынычлыкта яшәргә язсын сиңа! Котлы булсын, әнкәй, туган көнең, балкып торсын һәрчак йөзләрең. Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән үтсен иде алдагы елларың.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Камил, балаларың Ильмира, Ринат, Илнур, Илдус, оныкларың Рамил, Дамир, Самир.

Читайте нас: