+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 октябрь 2018, 18:18

Зиннәтуллина Рүзилә Әбүзәр кызы

Шарбаш авылында яшәүче кадерлеләрдән-кадерле, газизләрдән-газиз, бердәнбер сеңелебез Зиннәтуллина Рүзилә Әбүзәр кызын гомеренең иң матур мизгеле—55 яше тулу белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз.

Тормыш сынауларына бирешмичә, авырлыклар алдында баш имичә, яшәүдән ямь табып, күрсәткән изгелекләреңнең игелекләрен күреп, балаларыңның күңел җылысын тоеп, бәхет-шатлыкта, мул тормышта, исәнлектә-саулыкта, тормыш иптәшең Данил белән бәхеткә төренеп, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер кичерергә насыйп булсын!
Шатлык тулы якты көннәр сиңа гел юлдаш булсын. Бүгенге матур мизгелләр гел кабатланып торсын. Котлы булсын юбилеең, шатлык белән үтсен һәр көнең. Якты булсын һәрчак йөзегез, бәхет белән тулсын өегез!

Иң саф йөрәктән чыккан иң ихлас, кайнар котлаулар белән, апаларың Рима, Рида, җизнәләрең Таһир, Салават һәм кече туганнарың.

Читайте нас: