-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 октябрь 2018, 18:04

Каенананың була төрлесе

Һәр кешенең үткән тормышы—үзе бер тарих. Гомер юлы ни тиклем озын булса, хатирә, истәлекләр шул тиклем күбрәк туплана. Минем каенанамның тормышы хакында да китап язарга булыр иде.

Минем каенанам Зәкия бик уңган, аз сүзле, аш-суга бик оста, өс-башын, йорт-җирен бик чиста итеп тоткан карчык иде.
Авылга (Каранайга) килгән укытучыларны, фельдшер булып эшкә килгәннәрне фатирга аңа кертә иделәр. Район үзәгеннән килгән хуҗаларны кунак итәргә дә аңа тапшыралар иде. Җәй көне ул бия сауды, кымыз эшләде, совхоз җитәкчеләре аның эшенә ихтирам белән карадылар. Инде күптән хаклы ялда булуына карамастан, кымыз эшләү осталыгына күпләрне өйрәтеп калдырды. Тик совхоз таралды, үткән тормыштан бары тик истәлекләр генә торып калды...
Кыш көннәрендә күрше карчыклар—каенанамның ахирәтләре кул эшләрен, бәйләмнәрен алып, кич утырырга киләләр иде.
Самоварны берничә тапкыр чоҗлатып, каенанам пешергән камыр ризыкларын мактап, авыл хәбәрләренең төбенә тоз коеп, бик озак утырып чәй эчәләр. Читтән килгән берәр әби булса, аны өйдән-өйгә чәйгә йөртәләр, бер хәбәрне кат-кат сөйләп, шулай кич утыралар.
—Эшне эшлисең дә бетәсең, ә менә иң авыры бала карау. Яшь киленең ел да бер бәби таба башласа, картлык көнең бала карап үтәчәк,—дип сөйләгән бу карчыклар бер каенанама, бер минем йомырыланып килгән буй-сыныма карап, кеткелдәп көлеп алдылар да тындылар. Каенанам сүз куертып, гайбәт сөйли торган кеше түгел иде. Төн уртасы җитеп, кайтырга кузгала башлаган күрше ахирәтләрен озата чыкты ул. Түр башында утырган, куна калган ике карчык Бүздәктән иделәр. Берсе миңа карап сүз башлады: „Әй, балакай, бигрәк яшь кенәсең, гомерең каенана белән үтәчәк инде. Зәкия ул бик озак яшәячәк, нәселләре бик озын гомерле”,—диде. Мин ни әйтергә белми:
—Озак яшәсен, каенанам бик әйбәт,—дидем.
—Каенананың аның иң яхшысы да тәмуг утының бер очкыны, балакай, Алла ярдәм бирсен,—дип кеткелдәп көлеп алдылар үзләре дә күптән каенана булган бу карчыклар.
Хәбирә карчыкның кайчандыр әйткән шушы сүзе бик дөрес булды —каенанам, чынлап та, озын, матур гомер яшәде, һәрберебезнең баласын карашты. Миңнегариф улының икенче баласы тугач, хәтта Якутиягә чаклы барып, оныгын карашып кайтты. Безнең заманда өч яшькә чаклы бала карау мөмкинлеге булмады, балага 2-3 ай дигәндә эшкә чыктык, гомер шулай үтә торды...
Яшьтән үк нефть җене кагылган ирем авыл тормышын үз итмәде. Мине каенана янында калдырып, үзе Бәләбәй УБРының нефть эзләү экспедициясенә барып эшкә урнашты. Башкортстан буйлап нефть яткылыгы эзләп йөргәннән соң, бөтенләйгә Себер якларына чыгып киттек. Ике баланы каенанама калдырдык, ныклап урнашкач, кайтып алдык.
Төзүче-нормировщиклыкка укып чыксам да, тәҗрибәм юк, дип мине зур төзелешкә эшкә алмадылар. Әмма авыл мәктәбендә, клубта, шулай ук Куйбышев шәһәренең металлургия заводына ОТК контролеры булып эшләгәндәге тәҗрибә миңа эшкә урнашырга ярдәм итте.
Мине төзүчеләрнең тулай торагына тәрбияче итеп эшкә алдылар. Бер ай да үтмәде, шунда ук бүлмә бирделәр, икенче елны комендант итеп куйдылар. Азмы-күпме вакыттан тулай торак мөдире итеп тәгаенләделәр. ЖКХ каршында РСУ ачылгач, хәвефсезлек техникасы буенча инженер итеп үрләттеләр.
Ирем Мөнәвир төзелешкә моторист булып урнашкан иде, мастер булып эшләп алды, шуннан төзелешне ташлап, „буровой”га эшкә күчте.
Мин өченче балам белән декретта утырганда поварга укып чыктым, азык-төлеккә талон системасы кергән еллар иде. Пенсиягә чыккач та 15 ел повар булып эшләдем. Ялгызлыкта калсам да, балаларым ач-ялангач булмады. Әлеге тормышым өчен үткәненә рәхмәтлемен.
90нчы еллар башында авылга кайту, йорт яңартып, яңа машина алып, олы яшькә җиткән әнине карау уе белән яши башладык. Улыбыз армиядән кайтты, кызыбыз тормышта, өченче балабыз мәктәптә укый иде.
Бар булган кирәк-яракны, йорт җиһазын, кием-салымны төяп, контейнер җибәрдек. Балаларга кирәген генә калдырдык. Әмма тормыш без теләгәнчә генә бармый шул. Ирем кайтып, контейнерны авылга бушатты, бәләкәй кызыбызның укуы беткәнче—җәйгә чаклы эшләп торыйм, дип отпускадан йөреп килеп эшкә чыкты.
Бәла аяк астында, диләр. Нефтьчеләрне эшкә илтүче автобус каршы килгән „КРАЗ”га бәрелеп, юл һәлакәтенә очрыйлар. Бик күпләр имгәнеп, тән җәрәхәтләре алып, аяк-куллары сынып яткан эшчеләрне „Ашыгыч ярдәм” машинасы шәһәргә ташый. Ирем Мөнәвир дә шул авариядә башы җәрәхәтләнеп, мие селкенеп, тешләре коелып, бик озак больницада ятып чыкты.
Врачлар аңа эчкене бөтенләй туктатырга, авызга да алмаска киңәш иттеләр. Әмма ул тыңламады, эчеп карыйм әле, ничек булыр икән, дип эчә башлады, үзен-үзе белештермәс хәлгә килде. Әмма авылга кайту дигән уен бер дә онытмады, ул авылны сайлады...
Шулай итеп, без аерылыштык. Мин бернәрсәсез торып калсам да, балалар янында булуны дөрес дип таптым. Чөнки 90нчы еллар эшсезлек, алкоголизм, наркомания чәчкә аткан чор иде. Эш хакын түләмәгән, бартерга эшләгән шундый бер дәвер булды. Әзмәвердәй ирләр бер мизгелдә югалып калдылар. „Кара көнгә” дип җыйган акчалар юкка чыкты, күпләр бу хәлне күтәрә алмадылар. Гаиләләре белән балконнан сикереп һәлак булу очраклары булды. Юлларда, базарда рекетерлар, талаучылар заманы килде.
Шул заманда балаларым янында булып, аларны саклап калуыма сөенеп бетәлмим. Әти булган кешедә балалар кайгысы калмады, ул үз казанында үзе кайнады.
Мин өч бала белән бернәрсәсез торып калдым, ярый әле квартираны үзем алган идем. Ходайга рәхмәт, балаларыма рәхмәт, акыллы булдылар, һәрберсе тормышта үз урынын тапты, шуңа сөенеп бетә алмыйм.
Тормыштагы авырлыклар кайберәүләргә көч бирә, чәм өсти, ә кайберәүләрне сындыра, юкка чыгара шул.
Баласының аяныч хәлгә калуын күрү әни кешегә бик авыр, әлбәттә. Балаларым бәхетле, мул тормышта яши, дип сөенеп йөргән олы яшьтәге каенанама бу хәл зур кайгы булды.
—Ир белән хатын ачуланышмый тормый, бәлки, килешеп китәрсез, аерылдым, дип, кайтмый торма, кайтканда кереп йөре, син кайтсаң, кеше алдында минем йөзем якты,—дип кочаклап елады.
Беркайчан авыр сүз әйтмәде, кешедән дә ишеттермәде, улы белән аерылышкан хәлдә дә миңа карата гайбәт сөйләп йөрмәде, һәртөрле имеш-мимеш сүздән үзен югары тоткан карчык булды.
—Балаларны туганнардан аерма, нәсел җебен өзмәсеннәр. Башка бәла килсә, ят ярлыкай, бары туганга таянасың. Берәү сөйләргә, берәү көләргә тапмый, Ходай сабырлык бирсен. Ике кеше гомерен яшәдем, үләргә дә вакыт җитте инде, кабат күрешеп булмаса, бәхил бул,—дип минем белән хушлашты. Бу безнең соңгы күрешү булды.
Ул чакта каенанам Каранай авылында яшәгән улы Мөсәвир һәм килене Сания карамагында булды. Фельдшер булып эшләгән кызлары Рәйфә һәм Клара икесе дә һәрчак әниләренең сәламәтлеген тикшереп, кайгыртып, ярдәм итеп тордылар, һәрчак машина белән килеп алып, хөрмәт итеп, кайтарып куялар иде.
Әти-әни исән чакта, ничә яшьтә булуыбызга карамастан, без һәммәбез дә бала булып калабыз.
Каенанам сугыш елларының авырлыкларын үз иңендә ялгызы күтәргән, күмәк баласын ачлык-ялангычлыктан саклап калган, аларның һәркайсына белем алырга ярдәм иткән. Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен, дип иртә таңнан торып колхоз эшенә йөгергән, урак урган, көлтә бәйләгән, көзге салкыннарда колхоз амбарларын балчык белән сылаган, җилкәсенә көянтә асып, басуда эшләүчеләргә аш пешереп илткән, йорт-җирен саклап алып калган миллионлаган совет хатын-кызларының берсе ул. Алар язмышы— үрнәк алырлык батырлыкка тиң.
Кайчандыр сугышта һәлак булган, Украина җирендә ятып калган иренең каберенә Туган илдән алып барган бер уч нигез туфрагын салып кайту теләгенә ирешә каенанам —улы Мөсәвир ярдәме белән бөек Җиңүнең 25 еллыгын Украина җирендә каршыладылар.
Инде үсеп-җитеп, кул арасында керердәй улым бар, дип куанырга да өлгерми, 7 классны тәмамлаган улы Миңнегарифне ФЗУга укырга җибәрәләр. Мәктәпнең иң яхшы укучысын, фронтовик, сугышта башын салган әтинең баласына югары белем алырга мөмкинлек бирмиләр. Ике тапкыр Бөек Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән гаиләнең менә шундый гаделсезлеккә каршы торырга көче җитми.
Шул чыгып китүдән Миңнегариф абый хаклы ялга чыкканчы Якутиянең Ленск шәһәрендә яшәде һәм нефть эзләүче партиянең җитәкчесе булып эшләде. Акылы булган кеше беркайчан да, беркайда да югалып калмый. Бик күп— 100гә якын рационализаторлык тәкъдиме кертә, бик күп премияләргә лаек була ул.
Хаклы ялда булуына карамастан, Төмән өлкәсендә, Новый Уренгой шәһәрендә эшен дәвам итә. Соңгы гомерен Октябрьский шәһәрендә үткәрә, зур улы Александр— үзе хәзер 60 яшьтә. Бу—каенанамның иң тәүге оныгы. Кече улы Максим нефть институтын тәмамлап, Томскийда яши һәм Япониянең шундагы нефть компаниясендә инженер булып эшли. Инглиз, япон телләрендә иркен аралаша. Минем үземнең улым да нефтьче һөнәрен сайлады. Геофизика факультетын тәмамлап, шулай ук инженер булып эшли. Ситдыйковларны нефтьчеләр династиясе дип атаганда да хата булмастыр. Моннан тыш, алар арасында авиация институтын тәмамлаучылар бик күп.
Балаларының, оныкларының уңышына куанып яшәгән каенанам озын гомер юлы үтте. 95 яше туларга берничә ай калгач ташлап китте ул якты дөньяны.
Үзе исән чакта баласын югалту хәсрәтен күрмәде. Миңнегариф абый 85 яше туларга берничә көн кала һәлак булды— балыкка барган җирдә суга батып үлде.
Себердән улы Мөнәвир кайтмаса, Зәкия карчык 100 яшькә җитә иде әле, диючеләр бар. Мөнәвирнең дә планнары яхшыдан иде. Килеп чыккан бәла болай да кызу холыклы кешенең уй-хыялларын челпәрәмә китерде. Беркайчан да мин алай булмам, болай итмәм, дип әйтергә ярамый, Ходай кемгә нинди тәкъдир әзерләп куйганын белеп булмый.
Минем каенанам да бер дә үлмәс кебек иде. Яшьләр белән ярышып дөнья көтте. 80гә җиткәнче ике сыер тотты. Ничек савасың ул ике сыерны, дип сорауга: „Яшьләр өч-дүрт сыер сава,—дип җавап бирер иде. —Печән әзерләп бирсәгез, сыерны гына савам әле,”—ди торган иде.
Менә шундый шәп карчык булды безнең каенанабыз, әниебез Зәкия Кинъябай кызы Ситдыйкова.
Зәкирә СИТДЫЙКОВА, Нижневартовск-Канлы-Төркәй.

Каенанам Зәкия Ситдыйкова бүләсе—минем оныгым Артем белән.
Читайте нас: