+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 октябрь 2018, 13:22

Исмәгыйлов Айдар Рамил улы һәм Мамедова Эльза Мидхәт кызы

Чишмә авылының батыр да, уңган да егете Исмәгыйлов Айдар Рамил улын һәм Ахун авылы сылуы Мамедова Эльза Мидхәт кызын никах көннәре белән кайнар котлыйбыз.

Парлы типсен мәңге йөрәгегез—мәхәббәтнең ике кояшы. Кояш кебек түп-түгәрәк булсын бәхетегез—гомер юлдашы. Бүген сезгә, бәгырькәйләр, бары шул теләк кенә—пар күгәрченнәр шикелле яшәгез гөрләп кенә!
Иң изге теләкләр белән, Кыска-Елгадан туганнарыгыз Мәгариф абыегыз, Ралия җиңгәчәгез, балалар, оныклар.
***
Кадерлеләребез Айдар һәм Эльза!
Сезне бүгенге изге, матур бәйрәмегез—никах көнегез белән ихлас тәбриклибез.
Берсен-берсе сөйгән матур парлар мәңгелеккә диеп кавыша. Күктән иңә бүген изге дога, язмышларны кушып язмышка. Бер-берегезне аңлап, саклап кына үтегез сез тормыш юлларын. Уртак итеп шатлык-сөенечне һәм бүлешеп тормыш сынавын! Күктән иңә бүген изге дога, яшь парларга теләк—тигезлек. Бәхетегез мулдан булсын сезнең, сөюегез булсын гомерлек.
Сезне яратып, әтиегез Рамил, әниегез Лүзия һәм барлык туганнарыгыз.
Читайте нас: