+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 октябрь 2018, 13:12

Хаҗиев Илдар Нуриман улы

Кәпәй-Кыбау авылында яшәүче кадерле, яраткан әтиебез, хөрмәтле кодабыз Хаҗиев Илдар Нуриман улын 50 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Син изге күңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә хәстәрлекле, горурланырлык әти һәм ир. Һәрвакытта да шулай изге күңелле булып кал. Сиңа бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Киләчәккә дә эшеңдә уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарың кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез. Рәхмәт сиңа, әтиебез, безне шушы олы юлга аяк бастырганың өчен! Без сине бик яратабыз.
Иң изге теләкләр белән, балаларың исеменнән, кызың Ильвера, киявең Ильфир һәм кодагыйларың.

***
Кәпәй-Кыбау авылында яшәүче кадерле абыебыз Хаҗиев Илдар Нуриман улын 50 яшьлек күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Кадерле кешебезгә гаилә бәхете, озын, бәхетле гомер телибез. Бар яклап та син килгәнсең, тормышларың түгәрәк. Алтын юбилеең, абый, булсын синең мөбәрәк. Гаиләң тигез, балаларың һәрвакытта янәшә. Җиңгәчәбез Райлә белән бергә озак еллар син яшә.

Иң изге теләкләр белән, Илсөяр, Гүзәл, Руслан һәм безнең балалар.
Читайте нас: