+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 октябрь 2018, 13:17

Хәбибрахманов Артур Рәфис улы

Кадерле улыбыз, абыем Хәбибрахманов Артур Рәфис улын матур юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Котлап туган көнең белән, бәхет телибез сиңа. Шатлыклар белән аяк бас алдагы елларыңа. Киләчәгең матур,күркәм булсын, очрамасын сиңа киртәләр. Ак бәхетләр генә алып килсен киләчәктә туар иртәләр. Очрасын юлларыңда яхшы кешеләр генә. Авыр чакта таянырлык, үзең ишеләр генә.

Иң изге теләкләр белән, әниең Зөлфия, әтиең Рәфис, энең Тимур.
***
Кадерлебез Хәбибрахманов Артур Рәфис улын матур юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Фәрештәләр һәрчак юлдаш булсын, бәхет булсын һәрчак яныңда. Үтәр юлың сикәлтәсез булсын, изге дога йөртсен юлыңда. Таң җилләре искән минутларда, көн туганда якты нур булып, йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр барып җитсен сиңа гөл булып.

Иң изге теләкләр белән, әтиең Урал, әниең Зилә.

***

Кадерле оныгыбыз, энебез Хәбибрахманов Артур Рәфис улын матур юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Юбилеең кебек, ямьле булсын яшәр елларыңның агышы. Дәрт-дәрманлы булсын хыялыңның яшәр өчен канат кагышы. Гомер юлларыңа ак нур сипсен туар таңнарыңның балкышы.

Иң изге теләкләр белән, нәнәң Флүрә, Гөлнара апаң, апайларың Динара, Арслан, киявең Илдар.


Читайте нас: