+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 октябрь 2018, 12:33

Зәйдуллина Зөмәрә Әхнәф кызы

Игелекле тормышта, бар тирә-якка изгелек очкыннары чәчеп гомер итүче, бу дөньяда иң кадерле, иң якын кешебез, безгә гомер бүләк итеп, иркәләп-назлап үстереп, бар гомерен балаларына багышлаган Күзәй авылында яшәүче кадерле әниебез, яраткан нәнәебез Зәйдуллина Зөмәрә Әхнәф кызын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Кадерлебез, син— безнең өчен мәңгелек нур сибүче кояш. Синең белән якты да, җылы да, рәхәт тә. Без синең акыллы киңәшләреңә таянабыз, көчле рухлы булуыңны хөрмәт итәбез. Без сагынып, ашкынып кайтканда кояш кебек балкып каршы алуың, мул табыннар корып, бергәләшеп утырулар—олы бәхет. Ходай шул бәхеттән безне аермасын. Рәхмәт, дибез, сиңа чын күңелдән, синең гомер—безнең горурлык. Кайчан кайтсак, капка ачык, каршылыйсың ачык йөз белән. Авыр чакта җиңел булып кала синең әйткән җылы сүз белән. Авыр чакта сиңа таянабыз, безнең өчен һәрчак кирәк син.

Иң изге теләкләр белән, сине яратып, кызларың Альбина, Илсөяр, улың Илдус, киленең Динара, оныкларың Диана, Лилиана, Камилла һәм оныгың Разан.
***
Күзәй авылында яшәүче хөрмәтле Зәйдуллина Зөмәрә Әхнәф кызын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Алдагы көннәрең кояшлы, туар таңнарың нурлы булсын.Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле, мул тормыш телибез. Киләчәк гомерең гел шатлык-куанычта гына үтсен, тормыш сукмаклары иминлеккә, матурлыкка илтсен. Туган көнең белән котлыйк әле, бүләк итеп алсу гөлләрне. Телик сиңа, якын итеп, киләчәктә якты көннәрне. Алда сине көтеп торсын шатлыклы, зур уңышлар. Рәхмәтеннән Ходай ташламасын, бәхет бүләк итсен ал таңнар.

Иң изге теләкләр белән, Уфадан Рәфисә, Тәлгать һәм безнең балалар.
Читайте нас: