+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 октябрь 2018, 12:51

Мусина Язирә Әнәс кызы

Якуп авылында яшәүче кадерле әниебез, нәнәебез Мусина Язирә Әнәс кызын 70 яшьлек күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Сөекле әниебезгә җан тынычлыгы, балаларының сөю-хәстәрен тоеп, арытабан да бәхетле, имин гомер кичерүен телибез. Аткан һәр таңы аңа күңелле хәбәрләр һәм шатлыклар гына алып килсен.Рәхмәт, әни, сиңа барысы өчен, төн йокламый карап үстердең. Йөрәк җылың кушып, барыбызга яшәр өчен ныклы көч бирдең. Һәрвакытта булдың өйнең яме, авыр чакта безгә син терәк. Озак яшә, һәрчак сәламәт бул, син бит, әни, безгә бик кирәк.

Иң изге теләкләр белән, барлык балаларың исеменнән, кызың Гөлнур, киявең Рәдиф, оныкларың Резида-Раил, Розалина, Азалия.
***
Якуп авылында яшәүче хөрмәтле педагогик хезмәт ветераны Мусина Язирә Әнәс кызын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Алыгыз Сез бездән зур тәбрикләү сүзен. Шушы булсын олы бүләкләр. Тыныч тормыш белән яшәгез, озын гомер —безнең теләкләр. Күңел күгегез һәрчак аяз булсын, читләп үтсен сагыш-борчулар. Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын, аннан кадерлерәк нәрсә бар.

Ихтирам белән, Килем һәм Якуп мәктәпләре укытучылары коллективы.
Читайте нас: