0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 октябрь 2018, 13:27

Сиңа охшарга телим

Елның иң матур мизгелендә, алтын көз уртасында әтием Фәрит Гайнулла улы Янгуразовка 60 яшь тула.

Әти... Һәркайсыбыз өчен гадәти сүз бу, аны көненә ничәмә тапкыр кабатлыйбыз, чөнки һәрвакыт кирәк ул безгә.
Әти, миңа гомер бүләк иткәнең өчен, зур рәхмәт сиңа. Мине күп нәрсәгә: төрле хәлләрдән чыга белергә, намуслы, аралашучан кеше булырга өйрәттең. Син һәрвакыт ярдәмгә килергә, миңа көчле кулыңны сузарга әзерсең. Минем иң кадерле кешем син.
Әти—мәктәптәге уңышларым белән даими кызыксынучы, казанышларым өчен сөенүче, авыр минутларда тынычландыручы, файдалы киңәшләр бирүче иң яхшы дустым. Ә аның киңәшләрен һәрвакыт тотарга тырышам мин.
Мине курчалап торганы, башкалардан кыерсыттырмаганы, даими ярдәме һәм хәстәре өчен яратам аны. Тавыш күтәрми, „икеле”ләр куймый торган, бу тормышта яшәргә ярдәм иткән изге күңелле һәм иң акыллы остазым ул. Шат күңелле, көләч кеше ул, шаяртырга, рәхәтләнеп көләргә ярата. Гаиләбезне саклый, барлык проблемаларны бик тиз хәл итә белә ул, әмма шул ук вакытта берәребез белән күңелсезлек булса, бик борчыла. Иң мөһиме—гаилә, йорт, балалар, үзара аңлашу, дип кабатларга ярата ул. Әти якыннарыбыз һәм туганнарыбыз белән үткәргән һәр мизгелнең кадерен белергә өйрәтте.
Мине үстергәне һәм тәрбияләгәне өчен рәхмәт аңа. Купшы сүзләр генә түгел бу, ул аларга лаек.
Сөюе һәм хәстәрлеге өчен, әлегә рәхмәт кенә әйтә алам. Яхшы укыйм, олимпиадаларда һәм конкурсларда призлы урыннар яулыйм. Әтием белән горурланам һәм һәрвакыт аңа охшарга тырышам. Минем өчен һәрчак тугры, хәстәрлекле, җаваплы көчле зат үрнәге ул.
Хезмәт эшчәнлеге чорында әтигә бик күп кешеләр белән аралашу һәм эшләү бәхете тигән. Алар турында яхшы хатирәләр генә саклана. Аның үзе булышкан һәм аңа һәрвакыт ярдәм иткән чын дуслары бик күп. Ә бит башкаларның ышанычын яулау җиңел түгел.
Кайда гына эшләмәсен, һәрвакыт бар көчен һәм балачактан килгән тырышлыгын салган ул. Яшьтән спорт белән шөгыльләнгән.
Дәрт-дәрманлы булуы һәм оптимизмы аңа җаваплы вазифаларны уңышлы башкару белән беррәттән актив җәмәгать эше алып барырга мөмкинлек биргән. Пенсиягә вакытыннан алда чыкса да, эшләвен дәвам итә. Йортта да мәшәкатьләре җитәрлек, хуҗалыгыбыз һәм бакчабыз зур. Аның кулыннан килмәгән эш юк: ашарга да пешерә, машина да ремонтлый, телефон аша мөһим мәсьәләләрне дә хәл итә. Ул пешергән ризык ашап туйгысыз тәмле була. Оста балыкчы һәм аучы да ул.
60 яше тулган әтиебез көр күңелле, көч-куәте ташып тора, табигать кочагында актив ял итәргә, балык кармакларга ярата, Байкалны күрергә хыяллана.
Әниебез Фирүзә Әнвәр кызы белән лаеклы тормыш юлы үткәннәр, акыллы балалар үстергәннәр, яраткан оныкларын тәрбияләшәләр.

Искәндәр ЯНГУРАЗОВ.
Читайте нас: