+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 октябрь 2018, 13:04

Сабитова Альбина Әгъләм кызы

Каран авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, нәнәебез Сабитова Альбина Әгъләм кызын 50 яшьлек күркәм юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз.

Сиңа күңелебездәге иң изге, матур теләкләребезне юллыйбыз. Әни! Син —гаиләбезнең ышанычлы терәгесең, ярдәмчелсең, һәрвакыт безнең өчен тырышып яшисең. Барлык кылган изгелекләрең, ярдәмнәрең, без дип өзелеп яшәгәнең өчен, сиңа тирән рәхмәтлебез. Син үзеңнең төпле киңәшләрең белән һәркемгә ярдәм итәсең, күңел җылыңны һәркемгә җиткерәсең. Кем генә килсә дә, тәмле ризыклы табын, ачык йөз белән каршы аласың. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер-хөрмәттә, яшәүдән ямь табып, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, бәхетле, мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә язсын сиңа. Сөйкемле карашың кояшка тиң—бар тормышны нурга күмәсең. Бу дөньяның барлык хикмәтләрен бары тик син генә беләсең. Тормышта гел ярдәм итеп тора зирәк киңәшләрең, җылы сүзең. Иркәлисең, яратасың, юатасың, тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең. Сәламәтлек, озын гомер язсын, гел көләч һәм яшь бул хәзергечә. Күңелең синең күтәренке булсын, сөенеп һәм сөендереп, мең-мең яшә!

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Илдар, улың Илсур, кызың Анидә, киявең Илдар, оныкаларың Дарина һәм Сабина.


Каран авылында яшәүче кадерле Сабитова Альбина Әгъләм кызын күркәм юбилее белән ихлас котлыйбыз.
Алдагы көннәрең кояшлы, туар таңнарың нурлы булсын.Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле, мул тормыш телибез. Киләчәк гомерең гел шатлык-куанычта гына үтсен, тормыш сукмаклары иминлеккә, матурлыкка илтсен. Туган көнең белән котлыйк әле, бүләк итеп алсу гөлләрне. Телик сиңа, якын итеп, киләчәктә якты көннәрне. Алда сине көтеп торсын шатлыклы, зур уңышлар. Рәхмәтеннән Ходай ташламасын, бәхет бүләк итсен ал таңнар.

Иң изге теләкләр белән, Сабитовлар гаиләсе— Вильмир, Гөлнара, Виктория.
Читайте нас: