Син—иң газиз кеше безгә, син—яшәү чыганагы. Синнән дә сабыр әниләр бар микән җирдә тагы?! Өебезнең кояшы—син, һәркемгә җитә җылың. Әти белән парлы килеш җырлагыз тормыш җырын. Ул тормышның һәр мизгеле сөенеч белән тулсын. Гомереңнең һәрбер көне туган көн кебек булсын. Озак еллар бергә-бергә, исәнлек белән яшик. Үзебез нәнәй булгач та, әни диеп эндәшик.Туган көнең котлы булсын, безгә бергә бик рәхәт. Кылган изгелекләрең өчен, әни, сиңа мең рәхмәт.
Иң изге теләкләр белән, әниең Миңнеталига, тормыш иптәшең Рәшит, балаларың Ләйсән, Айгөл, Илсур, кияүләрең Илдар, Николай, оныкларың Данил, Илһам.