+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
4 октябрь 2018, 17:37

Гайсин Рамил Фатыйх улы

Картамак авылында яшәүче кадерле киявебез Гайсин Рамил Фатыйх улын күркәм юбилее—60 яше тулу белән кайнар котлыйбыз.

Сиңа корычтай сәламәтлек, кояштай озын гомер телибез. Калган гомерегезне Флидә апкаем белән исәнлектә, саулыкта, тазалыкта- байлыкта, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, тигез яшәп, бәхетле картлыкка барып җитегез, Алла боерса. Йортыгызның капкасын кайгы җиле какмасын. Тупсагыздан тик туганнар, дуслар гына атласын. Күз тимәсен күзләреңә, синең көләч йөзләреңә. Көләч йөзләреңә карап, яшик әле бергә-бергә.

Иң изге теләкләр белән, апагыз Сәмәрә, җизнәгез Зөмәр һәм апаегыз Мансур.
***
Картамак авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, картәтиебез Гайсин Рамил Фатыйх улын 60 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Корычтай сәламәтлек, озын, тигез, бәхетле тормыш телибез. Алтмыштамы алтмышта—картаймыйлар ялгыш та. Ут өертеп бу дөньяда яшәп була алтмышта. Бирешмәгез сагышка, рәхмәт әйтеп язмышка. Узу кирәк алтмышны, җитү кирәк җитмешкә. Йөз яшеңдә дә, кадерлебез, сүрелмәсен җанда дәрт-дәрман, якыннарың сиңа шуны тели, бездән сиңа менә шул фәрман. Кадерле әтиебез, әниебез, рәхмәт сезгә барысы өчен дә, без сезнең алда баш иябез.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Флидә, кызың Рузилә, киявең Альберт, оныгың Даниил, улың Рузил, киленең Миләүшә, оныкларың Альберт, Альмир.
Читайте нас: