+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 сентябрь 2018, 12:45

Заһретдинов Рузил Имаметдин улы

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, картәтиебез Заһретдинов Рузил Имаметдин улын 70 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Яшә әле йөзгә кадәр, шат күңелле булып гомер ит. Җиргә кояш ничек кирәк булса, син дә безгә шулай кирәк бит. Шатлык-куанычлар, сәламәтлек юлдаш булса иде гомергә. Йортыбызны җылытучы учак, нур сибүче кояш син безгә. Озын гомер бирсен Ходай, сызламасын аяк-кулларың. Бәхет, шатлык, сөенечләр белән, тазалыкта үтсен елларың.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Рәмзилә, балаларың Вадим, Эльза, Эльвир, Луиза, оныкаларың Милана, Радмила, Аделя һәм оныгың Әмир.

***

Кадерле Заһретдинов Рузил Имаметдин улын 70 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Картаям, дип һич тә кайгырма син, өлкәннәрдә—акыл-сабырлык. Киңәш, ярдәм кирәк булган чакта, әл дә син бар үрнәк алырлык. Безнең кайгы синең кайгы булды, безнең шатлык сөендерде сине дә. Авырлыклар булса, бергә үтеп, шатлыкларны һәрчак уртак итеп, яшик әле шулай гел бергә.

Иң изге теләкләр белән, Языководан Галия апаң, Лилия, Раушания, Рамил.

***

Кадерле энебез, абыебыз Заһретдинов Рузил Имаметдин улын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Туган көнең—юбилеең белән, чын күңелдән сине котлыйбыз. Сәламәтлек, зур уңышлар, күңел тынычлыгы телибез. Без телибез сиңа озын гомер, шатлыкларның иң-иң олысын. Бәхетләрнең мәңгелеген генә, ә юлларның тигез, турысын.

Иң изге теләкләр белән, Бүздәктән абыең Рәүф, җиңгәчәң Эльвера һәм безнең балалар, оныклар.
Читайте нас: