Аңа ныклы сәламәтлек, бәхет телибез, Ходай биргән гомерне бергә-бергә балаларның куанычында яшәргә язсын. Туган көндә матур теләкләр күп. Яшә әле бер дә уфтанмый, киләчәктә гаиләң, балаларың белән яшә шатланышып, бер дә картаймый. Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа, тән сихәте бирсен гомергә. Насыйп булсын ныклы саулык белән, иминлектә җирдә яшәргә.