+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 сентябрь 2018, 13:03

Галләмов Дамир Хәниф улы

Сарайгыр авылында яшәүче кадерле улым, сөекле энебез, абыебыз Галләмов Дамир Хәниф улын алтын юбилее белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз.

Алдагы көннәрең кояшлы, туар таңнарың нурлы булсын.Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле, мул тормыш телибез. Киләчәк гомерең гел шатлык-куанычта гына үтсен, тормыш сукмаклары иминлеккә, матурлыкка илтсен. Туган көнең белән котлыйк әле, бүләк итеп алсу гөлләрне. Телик сиңа, якын итеп, киләчәктә якты көннәрне. Алда сине көтеп торсын шатлыклы, зур уңышлар. Рәхмәтеннән Ходай ташламасын, бәхет бүләк итсен ал таңнар.

Иң изге теләкләр белән, әниең Сафура, Бүздәктән Сакаевлар гаиләсе.
Читайте нас: