+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 сентябрь 2018, 12:48

Мохтаруллина Зөләйха Әгъли кызы

Күзәй авылында яшәүче кадерле әниебез, нәнәебез, кодагыебыз Мохтаруллина Зөләйха Әгъли кызын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Алдагы көннәрең кояшлы, туар таңнарың нурлы булсын.Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле, мул тормыш телибез. Киләчәк гомерең гел шатлык-куанычта гына үтсен, тормыш сукмаклары иминлеккә, матурлыкка илтсен. Туган көнең белән котлыйк әле, бүләк итеп алсу гөлләрне. Телик сиңа, якын итеп, киләчәктә якты көннәрне. Алда сине көтеп торсын шатлыклы, зур уңышлар. Рәхмәтеннән Ходай ташламасын, бәхет бүләк итсен ал таңнар.

Иң изге теләкләр белән, кодаң Филарит, кодагыең Земфира, улың Руслан, киленең Гөлназ, оныкаларың Луиза, Диана.
Читайте нас: