+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 сентябрь 2018, 12:52

Мөхәммәтҗанов Марат Әнгам улы

Картамак авылында яшәүче кадерле туганыбыз, улым Мөхәммәтҗанов Марат Әнгам улын 45 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Бөтен дөнья алтынга төренгәндә дөньяга килә ул. Без җиде бала үстек, бер табактан ашап ботканы, хәзер җидебез җиде якта көтә дөньяны. Кайда гына эшләсә дә, нинди эшкә тотынса да, җиренә җиткерә туганым. Кайгы-хәсрәт туктатмасын машинаңны юлларда. Сыр салмасын маңгаеңа айлар, көннәр, еллар да. Киленебез Айгөл белән улларыгызның шатлыкларына сөенеп, кайгысыз, тазалыкта, исән-имин, тигез яшәргә язсын.

Иң изге теләкләр белән, инәкәң, җизнәң Рим, апаң Гөлчирә, балалар һәм барлык туганнарың.
Читайте нас: