+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 сентябрь 2018, 11:39

Бүздәк кызы Питер татарлары телен чарлый

Нева ярында яшәүче милләттәшләр туган телдә сөйләшүне максат итеп куя.

Санкт-Петербург татарлары Ассосиациясе президенты Рөстәм Хучашев оештырган татар телен өйрәнү курсларын Әлфия Мәүлетова алып бара. Якташыбыз республикада да билгеле шәхес булды - ул озак еллар "Шәрык" радиосында алып баручы, мөхәррир булып эшләде.
- Улларыбыз икесе дә Питерга укырга китте, шунда ук эшкә калдылар, - ди ул. - Балаларны елына бер генә тапкыр түгел, көн дә күреп торасы килә. Шуңа күрә без бирегә күченеп килдек, тормыш иптәшем мәктәптә укыта, үзем татар җәмәгатьчелеге белән эшлим. Әлфия Рәшит кызының "шәкерт"ләре Дуслык йортына җыела. Алар арасында төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләре бар. Барысы да бер булып, алар ел ахырына татарча матур сөйләшергә дигән максат куйганнар.
Дуслык йортында аларның яраткан урыны - татар көнкүреше музее. Биредә алар борынгы татар телен дә өйрәнә.
Читайте нас: