+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 сентябрь 2018, 12:20

Хәйруллина Ярисә Якуп кызы

Зур Өчтүбә авылында яшәүче кадерле әниебез, яраткан нәнәебез Хәйруллина Ярисә Якуп кызын 90 яшьлек олы юбилее белән котлыйбыз.

Зур рәхмәт барысы өчен, без бәхетле синең яныңда. Киңәшләрең кирәк авыр чакта, тормыш ямьле тик син барында. Син булганга җирдә без бәхетле, синең белән якты көнебез. Безнең белән син дә бәхетле бул, сиңа имин гомер телибез. Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа, тән сихәте бирсен гомергә. Насыйп булсын ныклы саулык белән, иминлектә җирдә яшәргә.

Иң изге теләкләр белән, барлык туганнарың һәм балаларың исеменнән улың Зиннур, киленең Зилә, оныгың Илсур.

***
Зур Өчтүбә авылында яшәүче хөрмәтле олы кодагыебыз, кадерле нәнәебез Хәйруллина Ярисә Якуп кызын 90 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә, аз булыр кебек синең хөрмәткә. Аяз булсын мәңге күңел күгең, без калабыз шушы теләктә. Күңелеңә җыйган яхшылыклар изгелекләр булып кайтсыннар. Туар таңнар алып килсен сиңа сәламәтлек, бәхет, шатлыклар. Уйлама син олыгайдым, диеп, туксан яшең бүген тулса да, чәчләреңә инде ак карлардай, ак энҗедәй чаллар кунса да. Мәңге кайгы күрмә, рәхәт яшә. Сәламәт бул калган елларда.

Иң изге теләкләр белән, кодаң Кәбир, кодагыең Дария, Илдар, Уфадан оныкаң Ильнара, киявең Ильмир, Ильяс.
Читайте нас: