+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 сентябрь 2018, 17:56

Без бәхетле җирдә син барга

Бу язмам безнең өчен дөньядагы иң кадерле кешеләрнең берсе—Иске Актау авылында яшәүче картәтием Вахитов Рим Разетдин улы хакында.

Дөньяда алыштыргысызлар юк, диләр. Ә безнең өчен картәтиебез—алыштыргысыз кеше. Без барыбыз да—әниебез, мин, сеңелем һәм энем аның дөньяда барлыгы белән чиксез бәхетлебез. Биш ел элек әтиебез яшьли генә фаҗигале вафат булганнан бирле нәнәебез Флүрә Мәкәтип кызы белән безгә бик зур терәк-таяныч алар.
Уңышларыбызга бездән дә ныграк сөенәләр, көенечләребезне үз йөрәкләре аша үткәрәләр кадерлеләребез. Ярдәм кирәк чакта да аларга һәрчак таянырга була. Картәтием белән нәнәемнең безне яратуларын, безне һәрчак сагынып, тәмле ризыклар белән тулы өстәлләр янында көтеп торуларын белеп яшәү—олы бәхет. Ходай безне шушы бәхеттән аермасын дип телибез. Кадерле кешеләребез безнең өчен гаиләдә бер-береңне яратып, хөрмәт итеп, бер-береңнең кадерен белеп яшәү үрнәге.
Яратышып өйләнешәләр алар, әле дә бер-берен сүздән түгел, күз карашыннан да аңлашып яшиләр. Өч балага—ике улга, бер кызга гомер бүләк итеп, үзләре кебек үк акыллы, эшчән итеп үстерәләр.
Кадерле кешеләремнең уңганлыгына, тырышлыгына, төпле акылына, башкалар хәленә керә белүенә сокланам. Ярдәм сорап килгән бер кешене дә кире борганнары юк аларның, һәркемгә кулларыннан килгәнчә булышлык күрсәтәләр. Картәтием бик акыллы кеше. Таләпчән дә, кирәк чакта бик йомшак күңелле дә булса белә ул. Без—оныклары өчен кулларыннан килгәнне дә, килмәгәнне дә эшләргә әзерләр алар. Шуның өчен аларга чиксез рәхмәтлебез.
Мәчеттә узган барлык чараларда,авылдашларының очрашуларын үткәрүләрдә картәтием белән нәнәемнең ярдәмнәре бәяләп беткесез. Әлеге вакытта да картәтием мәчетне төзекләндерү эшләрендә ярдәм күрсәтә. Йорт-хуҗалыкларында да ял белми эшли торган кешеләр алар, шуңа да өйләре борылып чыккысыз матур, җитеш, күпләп мал-туар, кош-корт, бал кортлары асрыйлар. Үзләре дә шул бал кортларыдай тынгысызлар, искитмәле уңганнар алар.
Шушы көннәрдә яраткан картәтиебез үзенең 70 яшьлек гомер бәйрәмен билгели. Аңа ныклы саулык, җан тынычлыгы, нәнәебез белән тигез, имин тормыш телибез. Безне сөендереп, безнең ныклы терәгебез булып, безнең шатлыкларыбызны уртаклашып, озын, бәхетле гомер кичерегез, кадерлеләребез!
Илүсә ГАФУРОВА.
Читайте нас: