+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 сентябрь 2018, 17:37

Галләмов Рамай Әмирҗан улы

Батырша-Кыбау авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, картәтиебез Галләмов Рамай Әмирҗан улын күркәм юбилее белән ихлас котлыйбыз.

Кадерлем! Бүгенгедәй яшәү яменә сөенеп, зур терәк һәм киңәшче булып, тынычлыкта, тигез, пар канатлы булып, балаларыбызның кайгы-хәсрәтен күрмичә, озын-озак яшәргә насыйп булсын. Балкып тора йортыбыз син булганга, бергә яккан тормыш учагында һич сүнмәсен иде утыбыз. Әтиебез, бүген синең туган көнең. Сиңа яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Сиңа шушы бәйрәмеңдә рәхмәт сүзләре генә әйтәсе килә. Олыгаям, дип һич кайгырма, 60 яшь ул—матур чак кына. Балаларың, туганнарың белән кадерен белеп яшәр чак кына. Алдагы көннәребездә дә яшәргә язсын әти-әни гел бергә. Әти, юбилеең белән!
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Райлә, балаларың Рамил-Альбина, Гүзәл-Илдус, оныгың Данил, оныкаң Ясминә.
Читайте нас: