+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 сентябрь 2018, 17:23

Байков Фәрит Миңниша улы

Бүздәктә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, картәтием Байков Фәрит Миңниша улын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә, аз булыр кебек синең хөрмәткә. Аяз булсын мәңге күңел күгең, без калабыз шушы теләктә. Күңелеңә җыйган яхшылыклар изгелекләр булып кайтсыннар. Туар таңнар алып килсен сиңа сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.Сиңа рәхмәт сүзен, әтиебез, белдерәбез туган көнеңдә. Үстердең син безне кеше итеп, олы рәхмәт барысы өчен дә. Сабыр да син, гади, кешелекле, кылган эшең—бары изгелек. Әни белән бергә тигез яшә, иң кадерле, газиз кешебез.

Иң изге теләкләр белән, сине яратып, тормыш иптәшең Гөлнара, улың Рөстәм, киленең Марина, оныкаң Радмила.

Бүздәктә яшәүче кадерле улым, энебез, абыебыз Байков Фәрит Миңниша улын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Туган көнең белән котлыйбыз, шатлык белән, озын гомер белән яшәвеңне генә телибез. Дөньядагы һәрбер яхшылыктан өлеш чыксын сиңа мул гына. Без телибез сиңа ак бәхетләр, шатлыкларга илткән юл гына. Бәйрәмеңнең матур хатирәсе күңелеңдә калсын уелып. Тәбриклибез сине чын күңелдән барыбыз да бергә җыелып. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп яшә.Тиңең белән тигез булып, сөеп-сөелеп яшә. Синең өчен гөлләр чәчәк атсын, тыныч булсын кичең-төннәрең. Сайрар кошлар синең өчен генә багышласын иде көйләрен.

Иң изге теләкләр белән, әниең Рәйфә, абыең Филит, җиңгәчәң Гүзәлия, апаң Лена, җизнәң Фаних, энең Фәнзил, киленең Гөлчәчәк һәм безнең балалар.
Читайте нас: