+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 март 2018, 13:08

Үлгәнме, үтерелгәнме?

65 ел элек халыклар юлбашчысының гомере өзелгән.

Сталин баш миенә кан саву нәтиҗәсендә үлгән, дигән фараз бар. Инсульт. Ләкин моңа күпләр ышанмый. “Сталинны ничек үтергәннәр?”, “Сталин һәм Христос”, “Сталин ничек коррупцияне җиңгән?” дигән китаплар авторы Николай Над Иосиф Виссарионовичның үлеменә дәүләт түңкәрелеше гаепле дип исәпли. Заговорны
Лаврентий Берия оештыра.
Ләкин алар көрәштәш­ләр бит, җитмәсә икесе дә грузин. Берия – мингрел, дигән фикердә автор. Бу респуб­ликаның көнбаты­шында яшәүче халык. 50нче елларда Сталин Бериянең чын йөзен күрә алган. Аңа каршы “Мингрел эше” җәелдерелә башлаган. Гомерен коткарыр өчен соңгысы Сталинга каршы заговор оештыра, аңа Никита Хрущевны, Георгий Маленковны, Вячеслав Молотовны җәлеп итә...
Алары да үз киләчәк­ләре өчен хәвефләнә. Сталин “карт гвардия”не властьтан кысрыклап, яшь кадрларга өстенлек бирә башлый. 1952 елның 16 октябрендә КПСС Пленумында ул: “без Молотовны, Кагановичны, Ворошиловны вазыйфаларыннан азат иттек. Министр эше – мужиклар эше! Ул зур хезмәт, белем һәм сәламәтлек таләп итә. Шуңа күрә без кайбер атказанган иптәшләрне биләгән постларыннан азат итеп, алар урынына яңа, актив яшьләрне тәгаенләдек”, ди.
Яңа ударны Сталин 1953 елның 2 мартына билгели. КПСС Үзәк комитеты Президиумында ул үзенең Министрлар советы рәисе постын 50 яшьлек Пантелеймон Пономаренкога тапшырырга карар итә. Ә теге картлар өчен Пономаренконың бу вазыйфага тәгаенләнүе сәяси карьераларының юкка чыгуын аңлата. Биг­рәк тә Хрущев хафага кала.
2 мартка башка мөһим вакыйгалар да билгеләнә. Берия һәм аның әшнә­ләренә бу “Сталинны тиз арада алып ташларга!” дигән сигнал булып яңгы­рый. Аларга утырышны булдырмый калу бәхете тия, чөнки 1 мартта юлбашчы чирләп китә. Шулай итеп, ышанычсыз Берия­дән һәм шик тудырган иске көрәштәш­ләреннән котылырга нияләп, Сталин үзен үлем карарына хөкем итә...
Сталинны агулыйлар. Табиблар шундый карарга килгән. Агуны Сталинның йокы бүлмәсендә торган Нарзан шешәсенә салганнар, дигән фараз бар. Юлбашчыны ачылган шешә белән стакан торган өстәл янында тапканнар, имеш. Ул Кунцево дачасында үлеп ятканда, 3 мартта ук көрәштәшләре портфель бүлә башлый. Ә 5 мартта ул әле тере булганда КПСС Үзәк комитетының, Министрлар советының, Югары Совет Прези­диумының берлектәге пленумы үтә. Аңа Хрущев рәислек итә. 40 минут эчендә тәмамланган чарада СССР Министрлар советы рәисе итеп Георгий Маленков сайлана. Берия, Молотов, Булганин, Каганович аның урынбасарлары итеп тәгаенләнә. Дәүләт иминлеге һәм Эчке эшләр министрлыкларын берләштереп, Лаврентий Бериягә тапшыралар. Вячеслав Молотовка Чит ил эшләре министрлыгы әйләнеп кайта. Утырыш тәмамланып, бер сәгать үткәннән соң Сталин җан бирә. Шәфкать туташы аңа адреналин уколы кадый. Ә бу Сталинның хәлендә бөтенләй ярамаган була. Шәфкать туташы уколны кадаганнан соң үкереп елаган диләр... Ул үзен киллер итеп тойган, күрәсең.
Сталинны үтереп, власть­ны кулга төшергән­нән соң заговорщиклар “Яшь гвардия”не тар-мар итәргә керешә. Бәхеткә, кан коелмый. “Яшьләр­нең” кайсын кая куып тараталар, алар исәбендә Леонид Брежнев, Алексей Косыгин һәм башкалар була.
Әйткәндәй, тарихта еш күзәтелгәнчә, заговорщиклар җиңү яулау белән өзешә дә башлый. Шул ук елны Берия кулга алына һәм атып үтерелә. Аннары Хрущев акрынлап властьтан башка көрәш­тәш­ләрен читләштерергә ке­решә. 1957 елда Георгий Маленков, Вячеслав Молотов, Лазарь Каганович­ның “партиягә каршы” бул­ган төркемен фаш итә­ләр.
1964 елда исә 1953 елда каза күргән Сталин кешесе Леонид Брежнев Кремльдән Хрущевның үзен чыгарып ташлый.
Шул ук вакытта Русия Хөкүмәтенең элекке вице-премьеры Михаил Полторанин 90нчы еллар башында КПССның яшерен документларын ачу буенча комиссияне җитәкләгән.
– Сталинны үтерү – озак әзерләнгән махсус операция, – ди ул. – Берия юлбашчы тирәсендә булган бик күп тугры кешеләрне алып ташлый. Иосиф Виссарионовичны агулыйлар. Бәлки ул агулы су эчкәндер. Ә бәлки төнлә укыган китабын агулаганнардыр. Сталин китап укыганда бармакларын төкерекли торган булган. Күренекле патологоанатом Арсений Русаков Сталинның гәүдәсен ярганда катнашкан. Соңрак ул Кремльнең Дәвалану-санитар идарәсенә Ста­лин­ның цианидлар белән агулануы турында записка яза. 12 апрельдә профессор кинәт үлеп китә. Аның фатирында тентү оештырыла, бөтен кәгазьләрне алып китә­ләр...
Хрущев архивларны күп актара, байтак документлар юкка чыгарыла. Ләкин Русаковның запискасы сакланган. Ул Сталин турындагы башка материаллардан читтәрәк яткангадыр, мөгаен. Мин ул язманы үз кулымда тотып укыдым...
Читайте нас: