+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 февраль 2018, 11:37

«Индюшкин» ни өчен банкрот?

Моңа кадәр илдә күркә ите җитештерү буенча өченче урында килгән М. Гафури исемендәге кошчылык комплексының банкротка чыгу сәбәпләре аталды.

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, комплекс хуҗалары күләм артыннан куып, базар ихтыяҗын исәпкә алмаган. Бу менеджмент проблемасы, эшне дөрес оештыра белмәүдән килә.

– 30 мең тонна күркә ите җитештерергә сәләтле зур комбинат төзеп куйдылар, ә базарны өйрәнмәделәр. Тавык ите 100 сум тора, ә күркәнеке – 300 сум. Димәк, сатып алучысы да азрак, - диде Рөстәм Хәмитов.

Әлеге вакытта предприятие “Россельхозбанк”тан алган 6 миллиард сум кредитын реструктуризацияләү артыннан йөри.
Читайте нас: