Гомер буе педагог булып эшләп, үз буыныгызга да, хәзерге яшьләргә дә матур, мәгънәле һәм актив яшәү үрнәге күрсәтәсез. Авылыгыздагы, райондагы, республикадагы һәм илдәге бер генә хәлгә дә битараф була белмәвегез, һәр нәрсәгә үзегезнең ныклы фикерегез булу сокландыра. Күңеленең изгелеге, кешеләргә яхшылык кына теләве, башкалар хәленә керә һәм ярдәм кулы суза белүе өчен дә тартыла аңа халык. Ел саен үзенең туган авылы Каранайда авылдашларының очрашуын оештырып, онытылмаслык бәйрәм ясый ул. Үзе яшәгән Шланлыкул авылының лаеклы һәр гаиләсе белән газета укучыларыбызны да таныштырды. Бу мәкаләләре үзе өчен икенче туган авылына әйләнгән Шланлыкулны, аның кешеләрен ихлас ярату, хөрмәт итү белән сугарылган.
Тормыш иптәше иртә вафат булгач, ике улын һәм кызын ялгызы аякка бастыра Асия апа, аларга югары белем алырга, тормышта дөрес юл сайларга ярдәм итә. Бүген инде балаларының гына түгел, оныкларының да уңышларына сөенеп яшәүче бәхетле әни-нәнәй ул. Алар кайчан гына кайтып кермәсеннәр, Асия апаның нурлы өе кунак көткәндәгедәй пөхтә, матур, ә өстәлендә—аның тынгы белмәгән куллары әзерләгән ашап туйгысыз сый-нигъмәт.
Балалары өметен акладылар Асия апаның. Кызы Ирина —әнисе һөнәрен сайлап, 35 ел инде балаларга математика-информатика фәненнән белем бирүче югары категорияле укытучы. Улы Ирик—Авыл хуҗалыгы министрлыгында Консультация үзәге директоры, төпчеге Илдар Дәүләкән районы мәгариф бүлеген җитәкли. Хәзер инде алты онык-оныкасы да үз уңышлары белән сөендерәләр нәнәләрен.
Эш үз-үзен мактый, дигән кебек, Асия апаның акылы, тырышлыгы, уңганлыгы, зи һен көче, тынгысызлыгы, булдыклылыгы хакында аның эш-гамәлләре үзе сөйли. Аның белән кайчан гына сөйләшмә, ул я авылында, я район үзәгендә, яисә башка районнарда узган чараларга барырга җыена я аннан кайткан гына була. Ихлас аралашучан, фикере акыллы, сүзе үтемле бу кешене төрле очрашуларга бик теләп чакыралар. Чөнки Асия Әнгам кызының бар булмышы—кешеләр күңеленнән яхшылык һәм матурлык эзләү, изгелек салу. Аның шушы көннәрдә район газетасы редакциясендә дүртенчесе булып дөнья күргән китабында язылганнар да уйландыра, дулкынландыра, үзеңнең эш-гамәлләреңне Асия апаныкы белән чагыштырып, яшәвеңә бә һа бирергә, туган якның матурлыгын күрергә, аны сакларга, туганлыкның кадерен белергә, үткәннәргә хөрмәт белән карарга өйрәтә.
…Гомернең яшьлек язлары шаулап узуга адәм баласына көзләр дә килеп кагыла. Шушы көзләргә Асия апа зур тормыш тәҗрибәсе туплап, авылының абруйлы агинәе, хәзер инде абыстае да булып керде. Үзлегеннән догалар укырга өйрәнеп, намазга басып, изге динебез юлында ул хәзер.
Шушы көннәрдә Асия Әнгам кызы Сакаева үзенең күркәм гомер бәйрәмен—75 яшьлек юбилеен билгели. Әмма аңа кем генә бу яшьне бирер икән?! Асия апа! Сезгә булган иң зур теләгебез—Ходай саулыктан аермасын. Киләсе елларга корган изге уй-ниятләрегез тормышка ашып, балалар-оныклар сөенечендә, җан тынычлыгында, бәхетле, озын гомер кичерегез!