+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 гыйнвар 2018, 12:26

Эше белән бизи Бүздәкне

Артур Ханнанов район үзәгендә берничә юнәлештә хезмәтләр күрсәтү комплексы булдырды.

Соңгы елларда районыбызда малтабарлык тармагына яшьләрнең күпләп килүе күзәтелә. Алар шәхси эшчәнлекне икътисадның төрле тармакларында җәелдерсә дә, өстенлекне барыбер сәүдәгә бирә. Ә менә яшь малтабар Артур Ханнанов, эшчәнлеген тормыш-көнкүреш хезмәтләре күрсәтүгә юнәлтеп, кыска гына вакытта бу өлкәдә киң танылу алды.
Аның әтисе Сәгыйдулла Сәхәветдин улы – районда төбәгендә яхшы билгеле шәхес, ни өчен дигәндә, би­редә озак еллар дәва­мында район прокуроры вазыйфасын башкарды. Әйткәндәй, бай тәҗрибәле юрист Ханнанов хокук саклау өлкә­сендә эшчәнлеген хәзер дә дәвам итә. Артур исә әтисе Стәрлебаш районында прокуратурада эшләгән чакта, 1983 елда дөньяга килгән. Туксанынчы елларда Ханнановлар гаиләсе Бүздәк авылына күченеп, биредә төпләнә. Балалык еллары район үзәгендә үткән Артур, урта мәктәп тәмамлагач, Уфа финанс-икътисад колледжына укырга керә. Беренче дипломын алып чыккач, белем алуны БДУның Юридик институтында дә­вам итә. Һөнәри хезмәт юлы респуб­ликаның эчке эшләр органнарында башлана, биредә юл хәвефсезлеге хезмә­тендә эшли.
2010 ел исә Артур Хан­нановның тормышында һәм хезмәтендә кискен борылыш белән билгеләнә: ул шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнүгә күчә. Соңрак яшь малтабарның эшчән­лек даирәсе автотранспортта йөкләр һәм пассажирлар ташу хезмәтләре күрсәтү белән тулылана.
— Бүздәк авылының тимер юл кисешкән чатында элекке таркалган төзелеш оешмасы биналары сүте­леп алынгач, гаять шыксыз бушлык урын барлыкка килгән иде, — дип искә ала Артур Сәгыйдулла улы. — Автотранспорт белән эш иткәч, бизнесны киңәйтү максатында монда автосервис булдыру уе туды. Район һәм Бүздәк авылы хакимиятләрендә дә яклау тапты әлеге башлангыч, шуңа да төзелешне тиз арада башлап та җибәрдек.
“Премиум” автотехник үзәге 2014 елда файдалануга тапшырылды. Әйткән­дәй, Бүздәк авылында җиңел автомобильләр ремонтлауга махсуслашкан хезмәтләндерү пунктлары ике дистәдән артыграк исәпләнә. Алар арасында техник яктан заманча җи­һазлар белән тәэмин ител­гәннәре дә, ремонт эшләрен җайлаштырылган шартларда гади гаражларда алып баручылар да бар. Бу җәһәттән “Премиум”га тиң­нәр аз, дип әйтергә мөмкин. Ремонт цехлары заманча биналарда урнашкан. Бире­дә техник хез­мәтләрнең уннан артык төре күрсәтелә, шул исәп­тән автомобиль агрегатлары аерым килеш тә яңартыла. Машиналар юу да заманча һәм экологик чиста технологияләр буенча алып барыла. Шиномонтаж цехы турында да шулай дип әйтергә мөмкин. Бу уңайдан шуны да билгеләп китү урынлы: башкарылган ремонт эшләренең сыйфаты буенча “Премиум” район­ның автоһәвәс­кәрләре арасында күптән югары абруй казанды.
Билгеле булуынча, инглиз теленнән алынган “премиум” сүзе “бик яхшы сыйфатлы, югары сортлы” дигәнне аңлата. Малтабар Артур Ханнанов тарафыннан оештырылган чикләнгән җаваплылыктагы “Премиум” җәмгыятенең исеме җисеменә туры килүен 2016 елда ачылган “Ял” кафесы да раслады.
“Ял” кафесында күптән бай тәҗрибә тупланган. Юбилей кичәләре, туйларга заявкалар алдан кабул ителә. Аларны үткәрүгә республика эстрадасының популяр җырчыларын җәлеп итү шулай ук матур гадәткә әверелгән. Кичләрен биредә дискотекалар үткә­релә, аларга яшьләр генә түгел, урта буын вәкилләре дә теләп йөри.
Хезмәтләр күрсәтү өлкә­сендә танылу алган “Премиум” җәмгыятенең, ире­шелгәннәр белән канә­гатьләнмичә, эшчәнле­ген киңәйтүгә юнәлеш алуы табигый. Үткән елда бу җәһәт­тән янә җитди адым ясалды: “Роснефть” компаниясе белән хезмәттәшлек нәти­җәсендә кафе һәм техник хезмәтләндерү үзәге янәшә­сендә автозаправкалау станциясе эшли башлады. Булдырылган техник куәт­ләр монда берьюлы 6 автомобильне заправкалау мөмкинлеге бирә. Клиентлар җәлеп итү юнәле­шен­дәге чаралар да күптөрле. Атап әйткәндә, даими рә­вештә акцияләр уздырыла, шартлар үтәлгән хәлдә, анда катнашучылар хәтта автомобиль отарга да мөмкин.
— Малтабарлык хезмәт­ләре күрсәтүне аерым бер урында туплау — безнең эшчәнлектә отышлы алым­нарның берсе, — ди “Премиум” җитәкчесе Артур Ханнанов. — Бу кулланучыларга да уңайлы. Белүебезчә, республикада туризмны үстерүгә юнәлеш алынды. Аннан малтабарлар да читтә кала алмый. Бүздәк­тәге “Премиум” хез­мәтлән­дерү комплексы районга кил­гән туристларга да йөз тота, чөнки монда алар өчен күп кенә уңайлы шартлар тудырылган.
Бүздәк районында Артур Ханнанов үзен уңышлы малтабар итеп кенә түгел, якташларына карата игътибарлы иганәче итеп тә танытты. Район күләмендә үткәрелүче күп кенә чараларны оештыруда матди ярдәм күрсәтүе моңа ачык мисал. Моннан тыш, Күзәй авылында мәчетне яңар­туда да аның саллы өлеше бар.
Чагыштырмача яшь малтабар киләчәккә зур планнар белән яши. Белемен камилләштерүне дәвам итә: Башкортстан Дәүләт хезмәте һәм идарә акаде­миясендә укый. Җәмәгате Эльмира Фәрит кызы белән ике кызлары – Аделина һәм Ангелинаны үрнәкле тәр­бияләп үстерәләр.
Читайте нас: