+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 декабрь 2017, 12:15

Сарымсаклы “рафаэлло”

Кирәк:3 йомырка;2 эретелгән сыр (мин “Орбита” дигәнен алдым);100 грамм каты сыр;6-7 тырнак сарымсак;1 кап краб таякчыклары;Майонез.

Эш барышы:
1. Йомырканы, сырны, карб таякчыкларының өчтән бер өлешен уртача зурлыктагы кыргыч аша үткәрәбез.
2. Шуңа кыскыч аша үткәрелгән сарымсак кушабыз, майонез салып болгатабыз.
3. Арытаба шарчыклар әвәлибез.
4.”Шарчыклар"ны калган краб таякчыкларында тәгәрәтеп алабыз.
5. Сарымсаклы “рафаэлло”лар әзер! Салат яфраклары өстенә тезеп табынга бирәбез.
Менә шундый җайлы гына эшләнә, тәмле генә килеп чыга торган ризык.
Читайте нас: