+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 декабрь 2017, 13:28

Корт ясау

Татар һәм башкорт ашлары КОРТ ясау рецепты 1 кг корт ясау өчен: 1 кг эремчек, 1 л сөт, 500 г кибет каймагы, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 литр кибет катыгы кирәк.

Кәстрүлгә бер-бер артлы сөт, эремчек, катык, каймак, май салып, көчле утка кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, сүрән утта 5-6 сәгать тотабыз. Болгатмыйбыз. Корт кызара башлагач, шикәр комы өстибез. Шикәр комын һәр кеше үзе теләгәнчә өсти. Корт куе каймак рәвешенә кергәч, табага бушатып, мичкә тыгабыз. Максатыбыз – кортны бераз кипшертү. Корт әзер, инде гөбәдиягә керешсәк тә була. Ресторанга килгән кунакларга да шушы рецепт белән пешкән гөбәдияне чыгаралар икән. Ярты литр сөтне җылытып, 50 г шикәр комы, 10 г чүпрә, тәменчә тоз, 2 йомырка, 200 г эреткән маргарин яки акмай салабыз. Он белән изгәч, 100 г үсемлек мае салып, камырны яхшылап басып бетерәбез. Камырның кабарганын көтәргә кирәк түгел. Шушы камырдан өч таба гөбәдия чыга. Уртача зурлыктагы гөбәдиянең төбенә – 350 г, капкачына 150 г камыр алына. Гөбәдиянең төбен табадан чыгып калырлык итеп җәябез. Бер гөбәдиягә 350 г корт салына. Аның өстенә, тәм өчен, 2 аш кашыгы шикәр комы сибәбез. 300 г дөгене юып, кайнап торган тозлы суда бүрттереп алабыз. Бүрткән дөгене чиста салкын су белән бик яхшылап чайкатабыз. Дөгенең яртысын корт өстенә салып, калган яртысына 200 г юылган йөзем җимеше кушып болгатабыз һәм дөге өстенә түшибез. Дүрт җиргә берәр караҗимеш төртәбез. Йөзем өстенә 4 йомырка уып салабыз, аз гына тоз сибеп җибәрәбез. 250 г акмайны эретеп, гөбәдия өстенә сибәбез. Гөбәдиянең эчлеген салып бетергәч, уклау белән таба өстеннән тәгәрәтеп, таба читеннән салынып торган камырны кисеп төшерергә кирәк.
Гөбәдия өстенә сибү өчен 5-6 г акмай, он һәм шикәр комыннан валчык ясала. Бәләкәй гөбәдияне дә шушы рецепт белән пешерәләр. Кунак табыны өчен кулай икән ул. Кечкенә гөбәдиянең астына – 60 г, өстенә 10 г камыр җитә. Корт 25 г алына. Дөгене йөзем һәм май белән болгатабыз. 1 йомырканы 4 гөбәдиягә җиткерәбез. Бәлеш кебек үк ясап, капкачына валчык сибәбез.

Читайте нас: