+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 декабрь 2017, 11:43

Яңа ел табыны күпмегә төшәр?

Хуҗабикәләр яңа ел табынына ни әзерләргә дип уйлана башлады. Хәзер элекке кебек азык-төлек кытлыгы юк, әмма кесәләр юка. Иркенләп китеп, мул табын корыйм дисәң, акча “чамаңны бел” дип туктата. Росстат тикшерүләре дә артык мавыгып китмәгез дип искәртә.

Башкортстанда яңа ел өстәле, кирәк дип саналган бар продуктларны да әзерләсәң, 5545 сум 15 тиенгә төшәчәк дип исәпләп чыгарганнар. Яңа ел табынын бизәүче “Оливье” салатын ясау өчен продуктлар сатып алсаң, 280 сум тирәсе акчаңны кибеттә калдырырга туры киләчәк. Күрше Татарстаннар бу уңайдан отышлырак, аларда бу сумма 274 сумга төшәчәк икән. Иң очсызы Белгородта: 236 сум тирәсе. Традициягә әверелеп барган “Тун астында сельдь” салатын әзерлим дисәң, республика халкына якынча 132 сумны чыгарып салырга туры киләчәк.
Бүләкләр дә кыйммәтләнгән. Йомшак уенчыкларның хакы ил буенча алганда 523,76 сумгә бәяләнә. Китапларны – уртача 311 сумга, шоколадлы кәнфитләрне 295 сумга сатып алырга мөмкин. Шулай ук аракы, шампан шәрабы һәм уылдыкның бәясе дә арткан. Соңгысын тәмләү бәхете безнең ише гади халыкка шул елга бер мәртәбә тия инде.
Хаклар арта дип, аппетит кимегәне юк. Ничек тә җаен табып, Яңа елга мул өстәлләр корырга тырыша безнең халык. Быел да бәйрәм табыны сынатмас, мөгаен.
Читайте нас: