Теләгән кеше ит тә турап сала ала. Боларның барысын да кәстрүлдә томалап пешерәсең. Ашказаны авырулары булган кешеләргә бик файдалы ризык. Әкәмәт тәмле ризык, пешереп карагыз әле.
***
Шашлык әзерләгәндә, гадәттә, майонез, серкә (уксус) кулланалар. Әмма серкә белән шашлык авыр була. Шашлыкны, сарык, тавык ите кулланып, тозлы кыяр суы салып та әзерләп була. Куян итеннән дә бик тәмле була. Чамалап, ит күмелгәнче тозлы кыяр суын саласың һәм аңа тәмләткечләр, лавр яфрагы өстисең. Тоз бу очрата бик аз гына кирәк була. Әлеге шашлык тиз дә әзерләнә.