+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 ноябрь 2017, 11:47

Пар сандугачлар

Моннан 65 ел элек Көязетау авылында Әнвәр белән Фәния гайләсендә мәхәббәт җимеше булып күдрә чәчле тере генә кызкай аваз сала. Әнүзә дип исем бирәләр.

Аннан ул бер энекәшенә, сигез сеңлесенә апа булып, әти-әнисенең кул араларына кереп, зур ярдәмчеләренә һәм киңәшчеләренә әйләнә. Үскәч, эшкә уңган кызыкай берьюлы өч эш башкара: фермада сыер сава, аннан авыл халкыннан сөт җыя, кичтән клубта художство җитәкчесе. Бу өлгер кызны Иске Актау егете гармунчы Фатыйх Газин күреп ала һәм үзенә тормыш юлдашы итеп сайлый. Гомер аккан су кебек үткән дә киткән. Узган ел алар бергә яшәүләренең 45 еллык юбилейларын билгеләделәр. Газиннар ике ул һәм өч кыз үстерделәр. Еш кына сәхнәдә гаилә ансанбле булып чыгыш ясаганнарын актаулылар яхшы хәтерли, күрше авылларга да йөрделәр. Ул чакта сәхнәдә биеп-җырлап йөргән кечкенә Гөлшатларына өч кенә яшь иде. Мәрхүм өлкән уллары Фидаил әтисе белән үзәкләргә үтеп керелек итеп гармонда сыздыралар, Әнүзә бик бирелеп җырлап тамшачыларны үзенә карата.
Газиннар Актауда бик матур яшәгән үрнәкле гаилә. Сарык, бозау кебек мал-туар, кош-корт асрыйлар, бакча үстерәләр. Күңелле итеп ял итә беләләр. Бәйрәмнәрдә йорт-ихаталарында гармун моңнары агыла. Фатыйх абыйның өч төрле гармоны бар. Ел саен шифаханәгә баралар. Юлламаны балалары бүләк итә. Иршатлары Себер ягында үз эшен ачкан, үзенең гаражында машиналар ремонтлый. Гөлназлары төрмәдә кинолог булып эшли, ике елдан пенсиягә чыгачак. Чулпаннары Октябрьскийга күченеп кайттылар, туган нигезләренә еш кайтып йөриләр, ярдәм итеп торалар. Гөлшатлары Сургутта. Барсы да гаиләле. Әти-әниләренә тугыз онык бүләк иткәннәр.
Дини бәйрәмнәр вакытында Әнүзә апа белән Фатыйх абыйны авыл мәчетендә очратам. Күңелләренең яшь булуын күреп сөенәм.

Сания Шәрипова.
Читайте нас: