+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 ноябрь 2017, 16:45

60 ел бергә

Алты дистә ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү - үзе бер мәртәбә!

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату – олы бәхет. Йөрәктау авылында яшәүче бик күпләребезгә үрнәк булырлык итеп 60 ел бергә тату гомер итүче Масалимовлар гаиләсенә әнә шундый бәхет насыйп булды.
Мәкаләмнең геройлары Альберт Мөхәммәтгали һәм Зәбирә Миннебай кызы Масалимовлар. Алар икесе дә олы тормыш юлы узган кешеләр. «Балачагыбыз булмады безнең», – ди алар, беравыздан. Икесе дә – сугыш чоры балалары. Ачлык, ялангачлыкны кечкенәдән татып үскәннәр.
Зәбирә апа Сынлы авылылы кызы. Йөрәктау авылында яшәгән Гыйзениса апа белән Мөхәммәтгали абыйларның йортына килен булып төшкән вакытын бүген дә ачык хәтерли. Сугыштан соң тормыш яңа җайга салынып бара .Авылдагы йортлар барысыда салам түбәле. Килен каршыларга килүчеләрнең аягында тула оек белән чабата була. Татар хатын-кызларына гына хас булган сабыр холыклы, киң күңелле, гадилеге белән күпләрне сокландыра торган, туган җанлы, чибәр , тырыш киленне авыл халкы бик тиз үз итә.
39 ел колхозда механизатор булып эшләгән Альберт гомере буе эшкә иртән китеп, караңгыда гына кайткан. Язгы чәчү, уңыш җыю вакытларында көнне төнгә ялгап эшләде ул. Һәм мактаулы эшләде. Исеме, портреты Почёт тактасыннан төшмәде, хуҗалыкның күчмә вымпелы да Масалимовларның басу корабында җилфердәде. Район газета битләрендә Альберт, уллары Радик ,Рәүф һәм Илгиз Масалимовларның гаилә агрегатлары еш макталды. Уллары кеченәдән техника яратты ,басуда әтиләре янында үстеләр. Басудан кайткан дүрт ир-атны ң өс-башларын юуып, кайнар аш белән әниләре карш алды.
Бүген Альберт абыйга 83, Зәбирә апага 81 яшь. 60 ел элек кавышкан Альберт абый белән Зәбирә апа шушы көннәр дә генә мәхәббәт тарихларын искә төшерделәр. Без юбилярларны матур гомер бәйрәмнәре белән котларга алар яшәгән Йөрәктау авылына бардык. Авыл очында урнашкан Масалимовларның матур йортлары ерактан ук нур бөркеп тора. Без килүгә юбилярларның бар гаиләсе: дуслары, балалары һәм оныклары җыелган иде. Әйе, Масалимовлар бергә тату гаилә булып, үзләре кебек эш сөючән тәрбияле, акыллы балалар үстергәннәр. Алар кечкенәдән ата-ана үрнәгендә хезмәткә өйрәнеп үскәннәр һәм тормышка зур чыныгу мәктәбе аша атлаганнар.
Каран авыл җирлеге җитәкчесе Тимашев Тәлгать Барый улы “Бриллиант” туйларын билгеләүче Масалимовларга Башкортостан Презеденты Хамитов Р.З., район хәкимияте башлыгы А. Арслановның “Рәхмәт хатларын”, бүләкләрен тапшырды.
“Альберт абый белән Зәбирә апа авылның күркәм кешеләре, ә гаиләләре авылдашлары өчен генә түгел, ә барлык район кешеләре өчен дә үрнәк булып тора. Юбилярлар итәгәтле, тәрбияле балалар үстергәннәр, ә бүген исә онык һәм оныкчыкларына үз киңәшләрен бирәләр. Яшь буынга мондый авыл гаиләсе зур үрнәк булып тора. Бу- түземлелек, хөрмәт, ярату һәм тугрылык үрнәге!”-диде ул. Җылы теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләге- Альберт абыйга татар түбәтәен кидерде, Зәбирә апаның иңенә матур итеп чигелгән яулык салды.Кайчандыр Йөрәктау мәктәбендә укытучы булып эшләгән, хәзер Әмир мәктәбе директоры Халиуллина Гөлнур Әүхәдиевна да: “ Һәр гаиләнең үз юлы, үз шатлыклары, көенечләре, үз тарихы бар. Еллар узган саен, яшәгән саен, аларга балалары гына түгел, тирә-юньдәгеләр дә сокланып карый. Сез Ходай насыйп иткән гомерләрен мәгънәле һәм матур итеп яши беләләсез . Сезгә карап сокланабыз”,-диде. Мул табын артында котлаулар,күңелле искә алулар дәвам итте. Табын түрендә урын алган юбилярларның йөзе ерактан ук балкып тора . Әйе, күп авырлыклар кичерүгә карамастан, Альберт абый белән Зәбирә апа бүген генә кавышкандай бер-берсенә җылы мәхәббәт хисләре белән яшиләр. Алар биш бала тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгарды. Хәзер ун дүрт оныкларына шатланып яшиләр, аларга олы терәк булып торалар, тугрылык, үзара ихтирам итешү, ышаныч, бер-берсен кайгырту кебек гаилә кыйммәтләрен гомер буе саклый алганнар. Тормышларыннан зарланмыйча, яшәгән гомерләрен искә алып Масалимовлар “хәзерге тормыш шартлары яхшы, шатланып, шөкер итеп яшәргә генә кирәк, диләр . 70 ел яшәгәннән соң уздырыла торган таҗлы туебызга да килерсез әле, алла боерса, – дип көлеп-шаяртып озатып калдылар безне Масалимовлар.
Зөһрә Аскарова.

Әмир авыл китапханәчесе.


Читайте нас: