Көн саен йокысы туймаган кешенең тирә-якны кабул итүе үзгәрә икән. Баш мие активлыгы акрынаю нәтиҗәсендә кайбер мәсьәләләрне хәл итү авырлаша. Йокысы туймаган кешенең руль артына утыруы да хәвеф тудыра, дигән фикергә килгән галимнәр. Шуңа киңәш бер генә: ничек булса да йокыгызны туйдырыгыз! Ә эшләр, әйдә, кырылып ятмыймы шунда!...