+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Человек и закон
22 март 2021, 14:40

31 миллион сум ришвәт өчен...

Акчаны алучыны да, бирүчене дә кулга алганнар.

Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцевны кулга алганнар. Ул ришвәт алуда гаепле дип шикләнелә. Аңа 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

«Интерфакс» хәбәр иткәнчә, Белозерцевның эше буенча тентүләр 20 март кичендә үк башланган һәм губернаторның үзендә, ике улында, шулай ук Пенза өлкәсе хакимиятенең кайбер хезмәткәрләрендә узган.

ТАСС чыганагы хәбәр иткәнчә, губернатор эше буенча алты кеше тоткарланган. Шуларның берсе - «Биотэк» компанияләр төркеме башлыгы, 68 яшьлек Борис Шпигель.

Тикшерү версиясе буенча, 2020 елның гыйнвар-сентябрь айларында Шпигель, аның хатыны Евгения һәм «Фармация» компаниясе директоры Антон Колосков арадашчылар аша Белозерцевка 31 миллион сумнан артык ришвәт түләгән. Алар дәүләт контрактларын төзегәндә өстенлекләр алу өчен шундый җинаятькә барган, дип фаразлана.

Фото:pixabay.com.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/31-million-sum-rishv-t-chen-727952/
Читайте нас: