+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Человек и закон
19 март 2021, 11:25

Наркотик эшләргә полиция хезмәткәрләре мәҗбүр иткәнме?

Сөйләсәң, адәм ышанмаслык бу хәл әллә кайда түгел, якында - Татарстанда теркәлгән.

Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының үз хәвефсезлеге идарәсенә бер ир-егет мөрәҗәгать иткән. Ул полиция хезмәткәрләренең аны наркотиклар эшләргә мәҗбүриләве хакында сөйләгән.

Бу ямьсез вакыйга уңаеннан әлеге вакытта тикшерү оештырылган. Шикаять белән килгән ир-егет элегрәк наркотиклар әзерләү өстендә тотылган булган. Аның әлеге кырын гамәлен ачыклаган дүрт полицейский, җинаятьчене рәшәткә артына озату урынына, кирәкле барлык ингридиентлар белән тәэмин итеп, психотроп матдәләр эшләргә мәҗбүриләгән.

Бу погонлы хокук бозучыларга кемнәргәдер карата ялган җинаять эшләре ачу өчен кирәк булган, дип бара шикаять язучы. Шул ук вакытта, нишләптер, үзен дә мәҗбүри рәвештә "энәгә утырттылар", ди ул. Ә инде наркотиктан бәйлелек барлыкка килгәч, башта - аның хезмәтләреннән файдаланучылар аңа карата административ, арытаба җинаять эше кузгаттылар, ди.

Буталчык вакыйганы тикшерү дәвам итә. Кем алдаша, кем дөресен сөйли, әлеге билгесез. Инцидентның барлык нечкәлекләре билгеле булгач, хокук саклау органнарының матбугат хезмәте хәбәр итәр.

Фото: polit.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/Narkotik-eshl-rg-politsiya-hezm-tk-rl-re-m-b-r-itk-nme-723063/
Читайте нас: