+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Человек и закон
12 март 2021, 11:05

Миллион ярым сум акчасыннан язган

Стәрлетамакта яшәүче 55 яшьлек хатын аферистлардан зыян күргән.

Алдау юлы белән җинаятьчеләр аннан миллион ярым сум акча урлаган. Бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Аңа бер хатын шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм җинаятьчеләрнең банк картасыннан миллион ярым сум акча күчерергә маташуын әйтә. Аның сүзләренә караганда, янәсе, акчаларны урларга маташуда банк хезмәткәрләре катнашуы ихтимал. Шуңа күрә шалтыратучы акчаны картадан резерв исәбенә салырга тәкъдим итә. Ул, чыннан да, банк хезмәткәре булуын һәм барлык акчалата операцияләрдән соң чекларны саклап калырга кирәклеген раслый. Шулай ук, ул, әлеге акчалар бер тәүлек эчендә тупланма исәпкә күчереләчәк, ә соңрак кредит бүлеге хезмәткәре шалтыратачак, дип кисәтә.

Чекларны караганнан соң, мөрәҗәгать итүче акчаның элемтә операторларының телефон номерларына күчерелүен ачыклый.

Хатын гариза белән полициягә мөрәҗәгать итә. "Мошенниклык" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта бу хәлнең нечкәлекләре ачыклана.

Фото: nastroy.net
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/Million-yarim-sum-akchasinnan-yazgan-713059/
Читайте нас: