+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Человек и закон
9 март 2021, 11:45

Ришвәтне кайда күбрәк алалар?

Прокурор ачыклык кертте‎‎ ‎‎

Русиядә вак ришвәтләрне (10 мең сумга кадәр) еш кына полиция, ФСИН хезмәткәрләре һәм педагоглар ала икән. Бу хакта журналистларга Русия Генпрокуратурасының коррупциягә каршы буенча кануннарның үтәлешен күзәтү идарәсе башлыгы Виктор Балдин сөйләде.
"Нигездә, ришвәтне, төрле хокук бозулар очракларында административ җаваплылыкка тартылмас өчен гражданнар бирә. Шулай ук бу исемлеккә уку йортлары укытучылары (имтиханнар тапшырганда уңай билгеләр өчен), җинаять-башкару системасы органнары хезмәткәрләре (тыелган предметларны төзәтү учреждениеләре территориясенә алып кергән яки зонада өстенлекле шартлар тудырган өчен) керә", - дип сөйләде Балдин РИА "Новости"га.
Элегрәк криминалист, отставкадагы милиция подполковнигы Михаил Игнатов көч хезмәтенең ни өчен “авторитетлар” белән хезмәттәшлек итүләре турында сөйләде. "Алар белән элемтәләр бер генә максатка - компромисс табуга, җинаятьчелекнең дәрәҗәсен киметүгә хезмәт итә", - дип сөйләде ул.

Фото: URA.RU.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/Rishv-tne-kayda-k-br-k-alalar-707543/
Читайте нас: