+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Человек и закон
18 февраль 2021, 13:10

Балага бәйләнгән өчен - 14 ел!

Гомумән, ир затларын балалар янына эшкә кабул иткәндә энә күзеннән үткәрергә кирәк тә соң...

Уфада Калинин районының балалар үзәкләренең берсендә эшләгән 36 яшьлек тренерны үз тәрбияләнүчесен мыскыл иткән өчен 14 елга катгый режимлы колониягә хөкем иттеләр. Бу хакта Башкортстан Прокуратурасы хәбәр итә.

Ирне 7 яшьлек кызга карата "зыян күрүченең ярдәмчесез халәтен файдаланып, сексуаль характердагы гамәлләр" кылуда гаеплиләр.

— Җинаятьче үз гамәлләрен уен дип атаган һәм беркемгә дә сөйләмәскә кушкан, - дип хәбәр иттеләр Прокуратурада. - Кыз секциягә йөрүне дәвам итүдән баш тарткан һәм әнисенә барысын да сөйләп биргән.

Моннан тыш, бу ир педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә алмаячак. Ул үз гаебен танымаган.

Элегрәк ушу белән шөгыльләнүче балаларның ата-аналары бу ирне яклау ягына баскан иде...

Фото: detiimi.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/Balaga-b-yl-ng-n-chen-14-el-682924/
Читайте нас: