+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Человек и закон
16 февраль 2021, 11:55

Кыелган җаннарны гына кайтарып булмас...

Уфаның Киров район судында, Сочи урамында 3 кеше һәлак булган авариянең сәбәпчесе 38 яшьлек Эдуард Гайнанов исерек хәлдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда гаепле дип табылган.

Ул гаепле юл һәлакәтендә өч кеше һәлак була һәм бер кешенең сәламәтлегенә зыян килә.

Суд аны гомум режимлы колониядә 13 ел 1 айга хөкем итте. Ул шулай ук ​​өч елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Моннан тыш, суд аңардан 3,5 миллион сум күләмендә әхлакый компенсация түләтә.

Исерек водитель 13 августта 21 сәгатьтә “Ихлас” мәчете янында, Сочи урамында берничә машинаны бәрдергән. Гайнанов исерек килеш авария ясый һәм тән җәрәхәтләре алучыларга ярдәм итәсе урынга, һәлакәт урынын ташлап китә.

Утырыш алдыннан Эдуард Гайнановка соңгы сүз бирәләр, ул анда беренче тапкыр һәлак булучылар гаиләсе алдында гафу үтенә.

"Аны ярлыкамыйм, беркайчан да гафу итмим. Үзбәкстан әниләре улларының үлеме өчен гафу итәме соң? Аллаһ аны ярлыкамас", - ди зыян күрүчеләрнең әнисе Дилфүзә Тошмонова һәм, суд карары белән килешмичә, Русия Президентына мөрәҗәгать итәргә теләвен белдерә.
Эдуард Гайнанов журналистларга аның судта әйткән сүзләрен яздыруны тыюны сорый. Анда улҺ зыян күрүчеләрдән гафу үтенүләреннән тыш, мәрхүм әтисенең: «Эчкәнсең, машина ачкычларын коега ташла», - дигән сүзләрен искә төшерә. Тик үзе аның киңәшен тотмый. Ул 4 туган утырган машинаны бәрдерә, машина икегә ярыла, анда утырган 3 туган һәлак була, дүртенчесе дәваханәдә, аңа уңышсыз операция ясаганнанр, хәзер ул инвалид булып калырга мөмкин. Германиядә операция ясарга ризалашканнар, әмма моның өчен 11 миллион сум акча кирәк.

Эдуард Гайнаннов фаҗигагә бер көн кала әнисенең туган көнен билгеләп үткән. Ә фаҗига көнне "баш төзәткән". Хәзер инде әнисе белән бәйрәм өстәле янында 2033 елдан да иртәрәк очраша алмаячак.

Фото: "Горобзор"
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/Kielgan-annarni-gina-kaytarip-bulmas-679122/
Читайте нас: