+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Человек и закон
10 февраль 2021, 12:45

Сабый гомере - 180 мең сум...

Үлгән иренең мирасына бердәнбер хуҗа булып калу өчен бер хатын коточкыч җинаятькә барган.

Полиция һәм Федераль иминлек хезмәте хезмәткәрләре Тывада сигез яшьлек кызны заказ буенча үтерүне булдырмый калган.

Бер хатын үлгән иренең мирасын алу өчен үги баласын үтерүне оештырган. Бу хакта РИА "Новости" хәбәр итә. Ул 180 мең сумга җинаять кылырга риза булган кешене эзләгән.

Ведомство хәбәренә караганда, башкаручы ролендә Тыва буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәре чыгыш ясаган. Киллер рәвешендә хокук саклау органнары хезмәткәре заказчы белән аның фатирында очраша, ул аңа аванс сыйфатында 10 мең сум акча бирә.

Хатын «киллер»га кызның кайда укуы һәм яшәве, шулай ук аның кайсы автобус тукталышында торуы хакында сөйли. Моннан тыш, иргә электрошокер тапшыра һәм аны үтерү вакытында кулланырга тәкъдим итә.

Хәзерге вакытта бу хатынга гаепләү белдерелгән, ул сак астына алынган.

Фото: кп.ру
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/Sabiy-gomere-180-me-sum-670869/
Читайте нас: