+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Человек и закон
10 февраль 2021, 11:45

Луиза Хәйруллина эзеннән...

Ире белән бергә банк кассасыннан 25 миллион сумнан артык акча урлап качкан кассир Луиза Хәйруллинаның даны кайберәүләргә тынычлык бирми.

Туймазыда банк менеджеры вкладчылар исәбеннән 13 миллион сумга якын акча урлаган, тик аның махинацияләрен банкның хәвефсезлек хезмәте бик тиз ачкан.
Төбәк Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, клиент менеджеры булып эшләүче 35 яшьлек хатын 2019 елның гыйнварыннан 2020 елның октябренә кадәр озак вакытка депозит счетына акча керткән 20 клиенттан 13,4 миллион сум акча урлаган.
- Банк хезмәткәре, ведомство һәм вкладчылар рөхсәтеннән башка аларның исеменә банк карталары ачкан, шуннан соң алардан банкоматларда акча алган, - дип сөйләделәр ведомствода.
Афера көтмәгәндә, вкладчыларның берсе үз исәбен тикшерергә карар иткәч, аның буш булуын ачыклаганнан соң ачыла.
Хәвефсезлек хезмәте тикшерү үткәрә һәм тиз арада хәйләкәр менеджерга чыга. Хатын гаебен кире какмый һәм урланган акчаларны үз ихтыяҗларына сарыф итүен таный.
Ул кулга алынган.
Фото: кп.ру
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/Luiza-H-yrullina-ezenn-n-670497/
Читайте нас: