+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Человек и закон
19 гыйнвар 2021, 11:45

Рамил Шәмсетдинов ничә ел утырачак?

Гаепләү ягы 25 ел таләп итә.

"Судка Шәмсетдинов Рамил Сәлимҗан улын гаепле дип танырга тәкъдим итәм. Соңгы җәзаны катгый режимлы колониядә 25 елга иректән мәхрүм итү юлы белән билгеләргә кирәк», — дигән дәүләт гаепләүчесе кичә үткән суд утырышында.

Гаепләү ягы, шулай ук, һәлак булган һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә 28 миллион сум әхлакый зыянны компенсацияләү турындагы гражданлык дәгъваларын да хуплады. Шәмсетдинов үзе гражданлык дәгъваларын танымаган, шулай ук соңгы сүздән һәм фикер алышуларда катнашудан баш тарткан.

28 декабрьдә присяжныйлар Шәмсетдиновны сигез кешене үтерүдә һәм тагын ике кешене үтерергә омтылуда гаепле дип тапты. Присяжныйлар, шулай ук, рядовой җәзаны йомшартуга лаек, дип санаган.

2019 елның 25 октябрендә Рамил Шәмсетдинов хәрби хезмәткәрләр белән кизү сменасын әзерләү комплексы территориясендә сигез хезмәттәшен атып үтерде, икесен яралады.

Фото: Коммерсант
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/Ramil-Sh-msetdinov-nich-el-utirachak-639029/
Читайте нас: