+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Человек и закон
25 ноябрь 2020, 13:50

Юл ремонтланды

Бүздәк районы прокуратурасы аны ремонтлап бетерүгә иреште

Район прокуратурасы тарафыннан элек РФда юл хәрәкәте иминлеге, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турындагы законнарның үтәлешен тикшерү үткәрелгән иде. «Башнефть» АНКсы милкендәге гомуми озынлыгы 13500 метр булган Ташлыкүл нефть яткылыгына керү юлын тикшерү барышында ГОСТ таләпләрен бозу, юл полотносына чокырлар, юл кырыйларының утыруы рәвешендә зыян китерү очраклары ачыкланды.
Ачыкланган хокук бозулар буенча район прокуратурасы компаниягә автомобиль юлын ремонтлауны йөкләү турында судка дәгъва гаризасы җибәрде, ул суд тарафыннан канәгатьләндерелде.
Әмма суд карары озак вакытлар тулысынча үтәлмәде.
Күзәтчелек ведомствосының агымдагы елда бу мәсьәләне кабат күтәрүеннән соң, хәзерге вакытта автомобиль юлы полотносы тулысынча ремонтланды.
Алмаз МӨХӘММӘТОВ, район прокуроры ярдәмчесе.
Читайте нас: