+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Человек и закон
25 ноябрь 2020, 12:50

Гыйффәтлелек өчен 1 миллион вәгъдә иткәннәр

Чынлыкта исә барысы да кызларны җәлеп итү өчен тоз.ак кына була.

Кызлар өчен криминаль кастингны Сергиев Посадның ике кешесе оештырган, аларга гыйффәтле кызлар белән генә җенси бәйләнешкә керү ошаган. Яшь егетләр беренче төн өчен яхшы түләргә вәгъдә иткән, чынлыкта исә барысы да пычрак шантаж һәм янау белән тәмамланган.

Виртуаль террорчылар - вуз студенты һәм 37 яшьлек эшкуар (сүз уңаенда, үрнәкле гаилә башлыгы) 2017 елда социаль челтәрләрдә игъланнар урнаштыра. Янәсе, интим планда бай һәм бик тәҗрибәле ике ир-егет зур бүләк өчен яшь кызларны кызлыгыннан мәхрүм итәргә әзер. Телефон аша сөйләшүләр вакытында алар «гонорар»га 1 миллион сум акча вәгъдә иткән.

Ничек кенә сәер тоелмасын, 18-20 яшьлек берничә кыз бу тәкъдимне кире какмаган. Берсе хәтта Краснодар краеннан башкалага махсус килгән. Тик рекламада вәгъдә ителгәннән яшь кызларны гыйффәтлекләреннән генә мәхрүм иткәннәр. Бөтен процессны алар видеога төшергән. Ә менә бүләк урынына баналь шантаж башланган. Кызларга, 3 миллион сумлык бурыч распискасы язмасалар, Интернетта фаш итү белән янаганнар.

Барлыгы алты кыз шушы тозакка эләккән. Аларның берсе полициягә хәбәр итәргә булган, шуннан соң сексуаль террорчыларны тоткарлаганнар.

Аларга каты режимлы колониядә 12 һәм 8 ел яный.

Фото: мк.ру
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Giyff-tlelek-chen-1-million-v-gd-itk-nn-r-559411/
Читайте нас: