+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Человек и закон
13 ноябрь 2020, 17:55

Карак бухгалтер авырга калган

Төрмә шулпасы чөмерәсе килмәгәнме?

Уфада бер бухгалтерга карата хөкем карары чыгарылган, ул эш бирүчеләреннен ике миллион сумнан артык акча урлаган.

36 яшьлек Альбина Карачурина берьюлы ике фирмада эшләгән һәм яшерен рәвештә компанияләр акчаларын үз хисабына күчереп торган. Аның элеккеге башлыклары хатын-кызның реаль сроктан котылу өчен махсус балага узуын белдерә. Тик суд булачак әнине барыбер гаепле дип тапкан һәм 5 ел колониягә хөкем иткән.

Дөрес, Карачуринаның баласы 14 яшькә җиткәнче җәза кичектерелгән. Ике миллион сум өчен - 5 ел, ә милиард булса...

Фото: ГТРК "Башкортостан"
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Karak-buhgalter-avirga-kalgan-542815/
Читайте нас: