+6 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Человек и закон
31 октябрь 2020, 12:20

Уяу булыгыз, алдакчылар сагалый...

Октябрьский шәһәрендә яшәүче үзенең мошенниклар тарафыннан биш миллион сумга алдануы турында полициягә хәбәр иткән.

Зыян күрүче сөйләгәнчә, аңа шалтыраткан хатын=кыз үзен инвестиция компаниясе хезмәткәре дип таныштырган һәм шушы компаниягә керергә тәкъдим иткән, өч атнадан соң капиталыгыз берничә тапкырга артачак, дип ышандырган.

Зыян күрүче ризалашкан һәм электрон почтага паспорт күчермәсен һәм банк картасы номерын җибәргән. Соңрак аның белән “компания кураторы” элемтәгә кергән һәм аңа хезмәттәшлек турында килешү җибәргән. Документ чит телдә булуга карамастан, ир-ат аны имзалаган. Өч атна дәвамында аның телефонына ул компания хезмәткәренә хәбәр иткән кодлар белән төрле хәбәрләр килә, ә 21нче көндә бәйләнеш туктала.

Шуннан соң зыян күрүчегә аның исеменә өч миллион сумга диярлек кредит рәсмиләштерелүе турында SMS килә, өстәвенә, аның картасыныннан ике миллион сум акчасын да урлаганнар.
Полиция җинаять эше кузгаткан.

Элегрәк Уфада яшәүче 74 яшьлек хатын банкомат аша мошенникларга 1,5 миллион сум күчергән иде. Мәскәү номерыннан пенсионерга, янәсе, банк хезмәткәре шалтыраткан, саклык акчасы турында сораштырган һәм акчаларын ышанычлырак саклау ысулын тәкъдим иткән.

Каза күрүченең сүзләренә караганда, моның өчен әлеге “хезмәткәр”, акчаларны башка финанс учреждениеләренең дүрт төрле счетына күчерергә кирәк, дигән. Хатын шулай эшләгән дә. “Хезмәткәрләр” дә, акчалар да юкка чыккан...

Фото: ТАСС.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Uyau-buligiz-aldakchilar-sagaliy-523770/
Читайте нас: