+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Человек и закон
31 октябрь 2020, 12:35

50 мең сум бирәләр...

Сүз "Стоп, суррогат" акциясе турында бара.

Ялган аракы җитештерү һәм сатуга каршы көрәш буенча берлектәге килешүгә кичә Башкортстан Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгы белән "Бердәм Русия" партиясенең төбәк бүлеге кул куйдылар.

Шуңа ярашлы рәвештә, суррогат алкоголь җитештерүче турында тиешле органнарга хәбәр итүчеләргә - 50, ә аны яшерен сату итүчеләр хакында хәбәр иткәннәргә 2 мең сум күләмендә премия бирәчәкләр.

Бу хәбәрләрне җиткерүчеләргә конфиденциальлек гарантияләнә.

Легаль булмаган алкоголь сату һәм җитештерү турында колл-үзәк номеры буенча хәбәр итәргә була: 8-800-201-89-03. Шалтыратулар эш көннәрендә 9:00дән 18:00гә кадәр кабул ителә.

Гаризаны калдыру өчен сатучының адресын һәм мөмкин булганча бер суррогат шешәнең бәясен язарга кирәк.

Республикада бу акцияне үткәргәннәр иде инде. Ведомство мәгълүматлары буенча, беренче этап вакытында активистлар 2 307 шешә контрафакт алкоголь тапкан, күп кенә законсыз сату нокталары ябылган, сыйфатсыз спиртлы эчемлек аркасында үлем очраклары кимегән.

Фото: bash.rbsmi.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/50-me-sum-bir-l-r-523747/
Читайте нас: