+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Человек и закон
11 апрель 2019, 18:43

Ятимнәр хокукы бозылган

Бүздәк районы прокуратурасы 27 яше тулган ятимнең торак алуга исәпкә куелуына иреште 2019 елда район прокуратурасына «Бердәм Русия» партиясе Председателе Дмитрий Медведевның Уфадагы кабул итү бүлмәсеннән район хакимиятенең Бүздәк районында яшәүче балачактан II төркем инвалид, психик авыру белән җәфаланучы, 27 яше тулган гражданканың торакка хокукын бозуы турындагы мөрәҗәгать килде.

Эш шунда—закон тарафыннан ятимнәрне махсус торак фондыннан бушлай торак алуга исәпкә кую өчен чик итеп 27 яшь билгеләнгән. Гадәттә, шушы яшь тулгач, законга сылтанып, аларны исәпкә куюдан баш тарталар. Әмма бу очракта, прокуратура тикшерүе күрсәтүенчә, әлеге гражданка чире сәбәпле район хакимиятенә торак алуга исәпкә куюны үтенеп, үзаллы мөрәҗәгать итә алмаган, өстәвенә җирле үзидарә органнары 2008 елда аны ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән ата-анасы йортына «беркетәләр», әмма хокукларның бердәм реестрында әти-әнисенең бу торакка хокукы теркәлмәгән. Моннан тыш, район хакимияте опека органнары йөзендә үз гамәлләренә җавап бирәлмәстәй кешене торакка мохтаҗ ятимнәр исемлегенә вакытында кертү чарасын күрмәгән, бу эшне опекунга калдырган.
Бары тик прокурор тикшерүеннән һәм аның протестыннан соң гына 2019 елда район хакимияте башлыгының законсыз карары гамәлдән чыгарылды. Благовар районара суды карары белән (ул 2019 елның 8 апрелендә үз көченә керде), район прокуроры урынбасары юллавы буенча, ятимгә 27 яшь тулган булса да, аның торакка хокукы кайтарылды. Бу карар шундый хәлгә тарыган башка кешеләр өчен дә яхшы үрнәк булды һәм арытабан да кулланылу табарга мөмкин.
Моннан тыш район прокуратурасы узган ел башында бу ятимнең бертуган сеңелесенең дә торакка хокукын тергезгән иде, ел азагында ул үзенә тиешле квартираны алып сөенде.
Бу өлкәдә законлылыкны саклауны район прокуратурасы даими контрольдә тота. Әмма бу мәсьәләдә иң зур проблема—прокурор судка аларның гаризалары белән мөрәҗәгать итәр өчен, ятим балаларның гамәлдә кайда яшәүләрен ачыклау. Бергәлектәге бу эшкә опека һәм попечительлек органнарының, шулай ук район хакимияте башлыгының шәхси ярдәме белән 2018 елда 18 ятим баланың (район өчен шактый зур сан бу) торакка хокуклары тергезелде.
А.ТИМЕРБАЕВ, район прокуроры урынбасары, юстициянең кече советнигы.
Читайте нас: