+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Человек и закон
28 март 2019, 18:35

Таләпләрне бозган өчен

Район прокуратурасы Дәүләкән районара күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге вәкиле белән берлектә Бүздәк муниципаль районы территориясендә урнашкан юл буе кафеларында янгын хәвефсезлеге турында закон үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында «Изумруд» һәм «Йолдыз» кафеларында, кунакханәсе булган «Актау» һәм «Урал» кафеларында янгынга каршы закон таләпләренең бозылуы ачыкланды.
Аеруча тупас җитешсезлекләр—бинаның запас ишекләренең киңлеге таләпләргә туры килми, алар алдына әйбер өелгән, кайбер урыннарда запас ишекләр бөтенләй юк. Шулай ук янгын сигнализациясенең кабул итү-контроль приборлары дежур персонал тарафыннан тәүлек әйләнәсенә күзәтелми. Федераль законны тупас бозу дип исәпләнә бу.
Бу объектларда «Янгын хәвефсезлеге турында» федераль закон таләпләрен бозу кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен зур хәвеф тудыра һәм гадәттән тыш хәлләр очрагында югалтуларны киметүгә булышлык итми.
Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү максатында, район прокуратурасы күрсәтмә чыгарды, гаепле кешеләр административ җаваплылыкка тарттырылды.
А.МӨХӘММӘТОВ, район прокуроры ярдәмчесе, 3 класслы юрист.
Читайте нас: